Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар!


Әлеге мәкалә газетаның “Җан авазы” сәхифәсендә басылган. Минзәлә районында яшәүче Солтанов, бүгенге көндә милләтләрнең үзара дус-тату яшәмәвенең сәбәбе – СССР таркалганга, дигән фикергә килгән.
“Халык әйтсә, дөрес әйтә. СССРны таркаттылар, ә без авыз ачып карап тордык. Мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килде, янәсе. Бүгенге катастрофа шуннан башланды да инде. Ә бит барлык милләтләр дә дус-тату яшәде. Хәрби белем алгач мин Сахалинга эләктем. Безнең хәрби бүлектә кем генә юк иде. Урыслар, украиннар, осетиннар, чуашлар, грузиннар һ.б. Без бер тату гаилә кебек яшәп, Ватаныбызга хезмәт иттек…

Сатлыклар ярдәмендә СССР таркалды, бүген без ни хәлдә? Балтыйк буенда, Украинада фашистлар, Грузиядә фашистлар дөньяны болгатып ята, болай дәвам итсә, татарлар милләт буларак бетәчәк. Халыкны таратуда дошманнар диннән бик нык файдалана. Яһүди Алексей Успенский телевидение аша “Барлык Совет бәйрәмнәрен бетерергә кирәк”, дип сөйли бит. Тикмәгә түгелдер. Болай барса дин үз-үзен бетерәчәк. Ә хәзерге җитәкчеләр, дөресрәге, коррупция кешеләре аңа шат. Байлык кына булсын!”, дип яза Солтанов.

Ювелир эш

Аерата төгәллек таләп итүче нечкә эшне ювелир әйберләр ясауга тиңлиләр. Зәркән кибетләрен талаучы җинаятьчел төркем дә үз “эшен” ювелир һөнәрчеләр кебек оста, төгәл һәм эз калдырмаслык пөхтә итеп башкара. Алтын-көмеш, асылташ белән сәүдә итүчеләргә тынгылык бирмәүчеләр турында Наил Вахитовның “Ювелир эш” дигән язмасы басылган.

Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!

Корбан бәйрәме алдыннан Арча җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Гарифуллин, корбан чалуның тәртипләрен һәм нечкәлекләрен язган. Әйтик, корбан чалу кемнәргә тиешле, аны чалу вакыты, корбан итенең бүленеше турында тәфсилле мәгълүмат бирелгән.

Көньяк халкы татарны кычкыртып талый

Мәкаләдә Илүзә Шәрипова Рамазан аеның бер көнендә үзе белән булган хәлне тасвирлаган. Ул Кукмара базарына Коръән ашы уздыру өчен җиләк-җимеш алырга барган. Көньяк халкы татарны кычкыртып талый дигән нәтиҗәгә килгән.

“Чират миннән алда гына торган ак яулыклы мөселман әбисенә дә җитте. Ул да йөзем ала. 1 кг йөземне 70 сумга бирергә ризалашкан сатучы егет әбигә 1 кг 200 гр, 78 тәңкәлек, – дип “байлыкны” үлчәп тә куйды. Әбинең шыкырдап торган 100 сумлыгына “сдача” итеп 12 тәңкә генә тоттырды. Әбекәй дә акчанын дөрес кайтарылмаганын сизеп алды: “Улым, сдачу не правильно бит дали", дип эндәшә генә башлаган иде, кешеләрнең көтүен сәбәп итеп әбине куа ук башлады. Күрә торып ничек үз милләт кешеңне башкалардан кимсеттерәсең инде? Юк, дәшми кала алмадым мин, егеттән йөземне күпме үлчәвен сорадым.

Әбигә 1 кг 200 граммнан дип биргән сатучы, берни булмагандай күзләрен ялтыратып, 1 кг 250 гр , - дип тора миңа. “Алдамагыз, мин күреп тордым, үлчәүгә кире куегыз виноградны”, диюгә, сатучының дусты килеп миңа “тәмле теллеләнергә” тотынды. Имеш, Ураза вакыты, ялганларга ярамый, имеш үзләре дә ислам диненнән. Үлчәүгә кире куюны катырак сорагач, сатучы кесәсеннән әбигә тагын 10 сумны чыгарып салды. Әлеге хәл күңелемә шулхәтле тиде ки, виноград белән әфлисунны икенче җиргә барып, үзебезнең татар хатыныннан сатып алырга туры килде.

Менә сиңа, җәмәгать, тормыш... Татарстан җирләрендә хуҗа булып яшәп яткан төрекләр үз илеңдә сине рәхәтләнеп алдап, талап ятсын инде! Бу бит башка сыймаслык хәл...”, дип тәмамлый үзенең мәкаләсен Илүзә Шәрипова.

“Безнең гәҗит”нең “Илдә ниләр бар?” сәхифәсе “Азатлык” радиосы журналистлары ярдәмендә әзерләнгән. Монда “Чиркәү Сталинга табынмакчы!”, “Үтермә мине, газиз балам!”, “Кризис килде: баш күтәргән халык бастырылачак” һәм радио эфирында яңгыраган башка мәкаләләр дә урын алган.
XS
SM
MD
LG