Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:12

Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган, "әгәр IMF такъдиме Төркия мәнфәгатенә туры килсә, килешергә әзербез" дип белдерде.

Журналистларның, “экономиканы җанландыру максаты белән салымнарны төшерәчәксезме һәм IMF белән килешү булачакмы”, дигән соравына премьер болай дип җавап бирде: “Юк салымнарны төширмибез, әмма IMF таләп иткәнчә дә күтәрмибез”. Бу исә, Корбан бәйрәм алдыннан, байтак сәнәгатьче сәүдәгәрләрнең кәефен төшерде.

АКШ рәсми рәвештә экономик торгынлыкка керүен игълан иткәннән соң, Төркиядә хәлләр ничек булачак дигән сорау да күпләрне борчый. Хөкүмәт киләсе елның март азагына хәтле төрле чаралар белән икътисади хәлнең тагын да начараюын теләми. Чөнки март ае азагында җирле сайлаулар булачак. Шушы сайлауларның нәтиҗәсе бер үк вакытта АК партия өчен тавыш бирүчеләрнең санын билгелиячәк. Әмма март азагына хәтле әле дүрт ай вакыт бар.

Экономика исә үз шартларын үзе билгели. IMF белән килешү төзелсә, Төркиянең экономикасы тәртипкә киллер иде дигән караш өстенлек итә. Чөнки IMF бер үк вакытта Төркиягә кредит та бирер иде. Бүгенге көндә Төркия икътисадын торгызу өчен 30 миллиард доллар тирәсендә чит ил кредиты кирәк дип исәпләнә. Хөкүмәт IMF белән килешү төземәде, икътисадны торгызуда башка юлларны игълан итә алмады.

Төркия чиновниклары озаклап ял итә


Айның сигезендә дүрт көнлек рәсми Корбан бәйрәме башлана. Хөкүмәт дәүләт хезмәткәрләренә бер көн өстәмә ял биреп, бәйрәм ялының тугыз көнгә сузылуына мөмкинлек тудырды.

Мәгълүм, бәйрәм, ял көннәрендә кеше җитди мәсьәләләр турында әллә ни уйламый. Шулай итеп, хөкүмәт тә ун көнгә төрле шикаятләрдән ерак кала алачак. Өстәвенә үткән ай өчен игълан ителгән инфляция саннарының көтелгәннән түбән булуы да, инфлация дә төшә дигән сылтау хасил итте. Экономистларның бер өлеше бу төшеш халыкның кимерәк товар алуы һәм сатучыларның бәяләрен төшерүенә бәйле.

Икътисади хәлләр шатланырлык түгел

“Yeniçağ” газетасының 4 декабрь санында, ике кеше бурычларын түли алмагач үз-үзләрен атып үтергән. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, узган ел белән чагыштырганда, банкка бурычларын түли алмаучыларның саны 40 %-ка үсеп, 911 мең кешегә җиткән. Шулай ук кәсепчеләрнең дә бер-берсенә биреп, түләнмәгән акчалары арткан.

Торак сатулар тукталды, арендаларның бәясе төшә башлады. Халык та бәяләре төшерелгән азык-төлек ала башлады. Экспортта да җитди кимү сизелә. Үткән ел белән чагыштырганда яшелчә, җиләк-җимеш, текстиль, тире, автомашина кебек Төркиянең төп экспорт товарларының чит ил базарларына сатылуы уртача 25 %-ка кимегән. Әйтергә кирәк, Төркия киләсе елда 42 миллиард долларлык чит илгә бурчын түләргә тиеш. Болар барсы да экономик торгынлыкка илтүе ихтимал, моңа бәйле эшсезләр саны һәм халыкта ризасызлык артырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG