Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Татарстан дәүләт шурасын сайлау 2009 елның 1 мартына билгеләнде. Аңа шактый вакыт булса да, сәясәтчеләр бу сайлауда кемнәр җиңәчәге турында фаразлар кыла.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов бу сайлауларның Татарстан өчен мөһим булуын әйтә. “Дәүләт шурасына барлыгы 100 депутат үтәчәк. Аларның 50-се фирка исемлекләреннән, калганнары төбәкләрдән сайлана”, ди ул.

Әхмәтов фикеренчә, дәүләт шурасы сайлаулары республикада күптән түгел узган милли компонент турындагы утырышта яңгыраган фикерләргә турыдан-туры бәйле булачак. Шәймиев мәгарифкә милли компонент кайтарылмаса, референдум үткәрү белән янады. Белгечләр фикеренчә, президент булып эшләү дәверендә ул беркайчан да мондый гамәл турында сүз чыгармаган.

“Хәзер бер яктан финанс кризисы, икенче яктан татар һәм урыс теле арасындагы көрәш барган вакытта, дәүләт шурасына сайлаулар авыр узачак”, ди Әхмәтов. Аның фикеренчә, шурада һәр депутат, һәр фирка нинди телне яклавы турында алдан ук билгеләргә тиеш.

Сайлау алды мәшәкатьләрендә республикадагы сәясәт белгечләрен “Бердәм Русия” фиркасенең үзен ничек тотуы кызыксындыра. Бер яктан, фирканең Татарстан бүлегендә Шәймиевне, аның белән бергә милли компонентны кайтару фикерен хуплаячаклар. Икенче яктан исә, Русиядәге бу фирка җитәкчеләре компонентны кайтаруга каршы булачак. Алар Татарстандагы “Бердәм Русия” бүлеге җитәкчелегенә компонентны кайтару мәсьәләсен хупламаска боера ала. Татарстан җитәкчелеге аларны тыңламаган очракта, Шәймиев тә, Мөхәммәтшин дә җитәкчелектән алынырга мөмкин, ди Әхмәтов.

Аныңча, Шәймиев бу фиркадә булса, “Бердәм Русия” күпчелек тавыш җыяр иде. Ә ул булмагач, татарстанлылар кемгә тавыш бирәчәк?

Сәясәт белгече фикеренчә, Шәймиев “КПРФ”, “ЛДПР”, “Гадел Русия” фиркаләрен үз итә алмый. Шуңа күрә президентка либераль карашлы “Правое дело” яисә “Яблоко” кулаерак булачак. Бу очракта, Татарстанда “Бердәм Русия” 10%, “Яблоко” 80% тавыш җыеп шаккатырлык хәл булырга мөмкин. Бүгенге көндә бу ахмаклык, әмма эш шуңа таба бара, ди Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, бүген Мәскәүдә “Татарстан янә мөстәкыйльлеккә омтылу хәрәкәтен башлый” дигән сүзләр йөри. Димәк Русия җитәкчелеге бу хәлләрдән борчыла һәм мәсьәләне чишәр өчен төле юллар эзли.

"Шәймиев алга таба тел мәсьәләсендә Русия җитәкчелгенә каршы көрәшергә уйлый икән, аңа иң мөһиме авыр вакытта җитәкчене ташламаслык дәүләт шурасы тупларга кирәк. Һәрхәлдә Татарстанда дәүләт шурасына сайлаулар кызык узачак”, ди Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG