Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәннәт аналарның аяк астында


Милли музейда хатын- кызларның проблемалары, аларның җитәкчелектә, иҗатта, иҗтимагый тормышта катнашулары, гаиләдәге роле турында җитди сөйләшү булды.

Бу чарада “Ак калфак”, “Мөслимә”, Татарстан мөселманнары берлеге, “Дәү әниләр” оешмалары вәкилләре, галимәләр, шагыйрәләр катнашты.
“Сәлам сиңа әнием!
Ерак, ерак җирдән,
Сәлам сиңа күңелем түреннән...”
Бу җырны Себердән кайткан Нурания Хәсәнова башкарды. Ул, туган илдән аерылып бик ерак җирләрдә яшәп кайтса да, “Әниемә” җырын гел күңелендә йөрткән.
Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова: “1917 елда Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнар корылтаенда танылган мөгаллимә Мөхлисә ханым Бубый диния нәзарәтенә казыя итеп сайлана. Хатын - кызларны активлаштырырга кирәк. Министрлар арасында бер генә хатын - кыз калды. Хатын-кызларны хөкүмәткә кертергә кирәк. Татарстан дәүләт шурасына сайлаулар булачак. Анда хатын-кызларны күбрәк кертик. Мисал өчен Испаниядә хатын кыз дәүләттә һәм Германия канцлеры да хатын кыз. Русиядә исә хатын-кыз бик сирәк, губернатор Валентина Матвеенко гына бар”, диде.
Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, быел яшьләр өчен “Музейханә” дигән Русиядә бердәнбер журнал чыга башлаган.
Сүзне Сөембикә” журналы мөхәррире Фирая Бәдретдинова дәвам
итте. Ул: “Сөембикә” журналы “Азат хатын” булып чыккан чакта, Фатих Кәрим журналның җаваплы сәркәтибе булган. Аның кызы Ләйлә Кәримова безгә бик ярдәм итә. Фатих Кәримнең 100 еллыгына без ике ел буе материаллар чыгарып киләбез. Ләйлә Кәримова турында алдагы саныбызда укырсыз”, иде. Ләйлә Кәримова исә, “Әтиемнең иҗаты сөрелмәгән басу”, дип әйтте.
Бу чарада Рәшидә абыстай Исхакова вәгазь укыды. Галимә Тәэминә Биктимирова Садретдин хәзрәт һәм Мәмдүдә абыстай кыйссасын сөйләде. “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина “Иман укулары”оештырылу турында әйтте. “Дәү әниләр” клубы рәисе Тәнзилә Миңнеханова алга таба башкарылачак эшләрен бәян итте. 80 яшьлек Флүрә Калмурзина музейга татарча киендереп курчак бүләк итәчәген белдерде.
Энҗе Даутова, Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәк әгъзасы, моннан ике ел элек Мөхәммәт пәйгамбәр карикатурасы чыккач, Татарстанда ризасызлык белдерүче бердәнбер оешма булулары турында сөйләде.
XS
SM
MD
LG