Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Барби” мөслимәләр


Татарстанда чираттагы “Мөслимә туташ” бәйгесе узды. Күп кенә мөселманнар моны Көнбатышка иярү дип саный.

Әлеге бәйгедә җиңгән Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының 4-нче курс студенты, шул ук вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алучы Гөлинә Шаһивалиева, бу бәйгедә мөслимәләр бары Ислам кануннарына туры килә торган гамәлләрне генә күрсәтте, шуңа моның бернинди гаебе юк, дигән фикердә тора.

“Бу бәйгедә без үзебез белән таныштырдык, тарихи һәм дини сорауларга җавап бирдек, төрле чәчәкләрдән бәйләм ясадык, аш-су осталыкларын күрсәттек, татар халкының милли киемнәреннән чыктык, бишек җырлары башкардык”, ди ул.

Шул ук вакытта әлеге бәйгене күзәткән мөслимә Римма туташ әйтүенчә, бу бәйге Ислам рухына туры килеп бетми.

“Бәйге башланганда, әлбәттә, төп максат – кызларның эчке матурлыгын күрсәтү диделәр, әмма киемнәрне тәкъдим иткәндә исә кызларның буй-сыннарына игътибар юнәлә. Исламда зифалыгыңны күрсәтү тыелган һәм ул күбрәк Көнбатышта уза торган гүзәллек чараларына тартым”, ди.

Чыннан да, күп вакытта мөселманнар тарафыннан Көнбатышта уза торган “Чибәр кыз” бәйгеләре тәнкыйтьләнсә дә, бу әкрен генә Ислам дөньясына да үтеп керә. Күпләр, әлбәттә, ул ислам тәртипләренә туры китерелә, шуңа да карамастан аның асылында Көнбатыштан кергән гадәтләр ята дип саный.

Шаһивалиева әйтүенчә, мөселманнар җәмгыять белән бергә аралашып яшәргә тиеш һәм хәзер бу өлкәгә дә үтеп кергән төрле бәйрәм чаралары уздыруны да ул күбрәк Исламга тарту (дәгъват) өчен эшләнә дигән фикердә.

“Әмма җәмгыять эшләренә кадәр, иң беренче чиратта, хатын-кыз иренә буйсынырга зарур”, дип өсти ул.

“Мөслимә туташ” бәйгесе нәкъ гаилә тормышында кирәк була торган гамәлләрдә ярышудан гыйбәрәт иде.

“Бәйге үзенчәлекле булды. Анда Европа бәйгеләренә ошаган әйберләр булмады. Бу мөселман татар хатын-кызларының да сәләтле, уңган, тырыш икәнен күрсәтү өчен оештырылган дип уйлыйм”, ди Шаһивалиева.

Әмма мондый бәйгеләрне уздыруга карата тәнкыйть сүзләре ишеткәч, ул бераз икеләнеп тә калган.

“Чыннан да, мондый чараларны кемдер хупламый. Яшьләр арасында да тәнкыйтьләүчеләр күп. Алар үз-үзеңне күрсәтергә тырышу дингә каршы килә. Бу ислам хатын-кызларына хас әйбер түгел дип тә әйттеләр. Шуннан соң мин катнашыргамы яки юкмы дип тә уйлап куйдым”, ди ул.

Әмма чараны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештыргач, Шаһивалиева аны ислам кануннарына туры киләдер дип саный.

Әйтергә кирәк, элегрәк уздырылган мөслимәләр бәйгесенә ир затларына керү тыелган иде. Бу юлы бәйге оештырырга ярдәм иткән егетләр дә мөселман татар кызларына сокланды.
XS
SM
MD
LG