Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Ганцев миллиардлар яшерүдә гаепләнә


Русия югары мәхкәмәсе “Уфанефтехим” ширкәте башлыгы, Башкортстан дәүләт җыелышы депутаты Ганцев эшен янә Башкортстан югары мәхкәмәсенә кайтарды.

Бу эш шулай итеп дүртенче тапкыр кире карауга җибәрелә инде.
Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, сентябрь азагында Башкортстан югары мәхкәмәсе Виктор Ганцевны гаепле дип табып, Русия югары мәхкәмәсенә җибәргән иде. Менә ике айга якын вакыт үткәч, Мәскәү тарафлары бу эшне тагын да тикшерүне йөкләтте.
Әлеге мәхкәмә утырышы Русия баш прокуратурасы кушуы буенча үткәрелде. Виктор Ганцевны ил прокуратурасы 2007 елның май аеннан ук хөкемгә тарту буенча тикшерү эшләрен алып бара инде. 2000 елдан “Башнефтехим” ширкәте директоры булган вакытта Ганцев табышлардан 8 миллиард сумга кадәр салым түләмәүдә шикләнелә.
Байконурдагы оффшор төбәкләрдәге ширкәтләргә табышларны күчерү тәртибендә эшләнгән бу кырын гамәл дип белдерелә. “Башнефтехим” - Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов карамагындагы ширкәтләрнең берсе.
Русия Югары мәхкәмәсе әлегә Виктор Ганцевны тикшерүне дәвам итүне таләп итсә дә, бу эштә башка өч кешене гаепле дип тапкан. Алар арасында Башкортстанның әле Мәскәүдә тикшерү бүлегендә утырган элекке сенаторы Игорь Изместьев та бар.
XS
SM
MD
LG