Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләргә кагылган чираттагы гауга


Башкортстан җитәкчелеге дә катнашкан дип белдерелүче яңа бер җәнҗал кубарга тора.

Русия дәүләт думасы депутаты, андагы саклану комитеты рәисе урынбасары Юрий Савенко Русия прокуратурасының тикшерү бүлеге рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллаган. Анда Дәүләт Думасы депутаты Стәрлетамак шәһәрендәге “Синтез-каучук” дип аталган ширкәтнең җитәкчелеге гамәлләрен тикшерүне сорый.
Юрий Савенко белдерүенчә, аңа Башкортстаннан “Синтез-каучук” ширкәте җитәкчеләренең кырын гамәлләре турында байтак шикаять хатлары килгән. Алардан күренүенчә, “Синтез-каучук” ширкәте салымнар түләүдән качып килә икән. Түләнмәгән салымнар күләме 1 миллиард сумга җиткән.
Шул ук вакытта РФ дәүләт думасы комитеты рәисе урынбасары язуынча, “Синтез-каучук”ның күпчелек акцияләре Кипрдагы офшшор төбәккә күчерелгән. Бу эшне Дамир Мөгыйнов атлы җитәкче башкарган. Ә ул Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаевның ышанычлы кешесе икән.
XS
SM
MD
LG