Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:31

Корбан гаете - иман бәйрәме


Башкортстанда да Корбан гаетенә әзерлекләр тәмамланып килә.

Башкортстанда да бу бәйрәм уңаеннан рәттән өч көн 6-8 декабрь рәсми ял көннәре дип игълан ителде.Күп дин кардәшләр, алдан ук корбанлык сарыклар да әзерләгән. Мәчетләр һәм мәхәлләләр, күмәк хуҗалыклардан сатып алу өчен, шулай ук күпме корбанлык мал кирәк булачагын килешеп куйган.
Уфада Корбан бәйрәме барлык мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә зурлап билгеләнәчәк. Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин әйтүенчә, бәйрәм вәгазьләрен тыңларга теләүчеләр Уфаның Тукай урамындагы иң борынгы Җәмигъ мәчетенә, “Лалә-Тюльпан” мәчетенә, “Ихлас”, “Гуфран” мәчетләренә һәм төрле мәхәлләләрдә оештырылучы тантаналарга килә ала.
Уфада Корбан гаетенең беренче көнендә күп урыннарда иртәнге бәйрәм вәгазьләрен тыңлап, намаз укыганнан соң, корбан чалулар башланачак. Мисал өчен, “Ихлас” мәчете ихатасында гына да корбан чалу өчен, диндарлар йөзләрчә сарык сатып алу үтенечен белдереп, алдан ук мөрәҗәгать итеп куйган. Быел бер сарык сатып алу 4,5 мең сумга төшәчәк.
“Быел да Корбан гаете зур бәйрәм сыйфатында үтәчәк”, - ди “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм.
Уфаның зур сәүдә үзәкләре һәм базарлары да Корбан гаете көнендә шулай ук, сәхнә йолдызларын җәлеп итеп, бәйрәм тантаналары үткәрергә, халыкка хәер таратырга һәм бәйрәмгә килүчеләрне хуш исле пылау, башка милли ризыклар белән сыйларга әзерләнә.
Корбан гаете гыйбадәтләре 8 декабрь көнне иртәнге сәгатьләрдә үк башлана. Уфадагы “Лалә-Тюльпан” мәчетендәге бәйрәм чаралары телевидение аша туры эфирда күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG