Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама үз икътисади планын игълан итте


Барак Обама АКШ икътисадын торгызу планының бер өлешеш игълан итте. Бу план 2,5 миллион эш урынын сакларга яки яңаларны булдырырга тиеш. Бу атнада радио чыгышында Обама, аның идарәсе хакимият биналарында энергияне саклау һәм мәктәп, башка социаль биналарын яңарту өчен штатларга акча бирәчәк, дип белдерде.

Җомга көнне чыккан рәсми саннар, АКШта ноябрь аенда 500 меңнән артык кешенең эшсез калуын күрсәтте. Бу АКШта соңгы 34 елда булган иң югары сан.

Шул ук вакытта, Барак Обама үзенең чыгышында, икътисад тиз генә рәтләнмәс, хәлләр тагын да катлауланырга мөмкин, дип кисәтте. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG