Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Әстерханга бүләге


Казан һәм Әстерхан шәһәр башлыклары Илсур Метшин белән Сергей Боженов
Казан һәм Әстерхан шәһәр башлыклары Илсур Метшин белән Сергей Боженов

Әстерханның 450 еллыгы кысаларында, калада яңартылган Ак мәчет ачылды. 40 миллион сумга якын төзекләндерү чыгымнарын күбесенчә Казан күтәрде.

5 декабрьдә, Әстерханда булган Ак мәчетне ачу тантанасында өлкә губернаторы, Әстерхан һәм Казан шәһәр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Мәчетне төзекләндерүгә җыелган акчаларның зур өлешен Казан мөселманнары һәм шәһәр сәнәгать оешмалары бүлеп бирде. Бу хакта шәһәр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу төзекләндерү эшен Әстерханның 450 еллыгына 1000 еллык Казанның бүләге дип санарга кирәк, диелә рәсми белдерүдә. Бер елдан азрак вакыт эчендә Казан осталары мәчетнең тышын яңарткан, манара һәм түбәсен ремонтлаган, тәрәзә һәм ишекләрне, торбаларны алмаштырган, идәнен яңадан җәйгән. Нәкыш осталары мәчеткә аятьләрдән өзекләрне ясап, диварларга бизәкләр төшергән. Барлыгы Әстерханның Ак мәчетен торгызу эшенә 40 миллионга якын сум киткән, дип хәбәр итә Казан шәһәр идарәсе.
Шулай ук Әстерхан шәһәр башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәчетне яңартуда Татар үзәге дә актив катнашты. Шәһәрдә, мәчет төзекләндерүгә 30 урында сәдәка бирү өчен тартмалар куелды.
Ак мәчет өлкә дәрәҗәсендәге мәдәниять һәйкәле дип санала. 17 гасырда төзелгән, 1810 елда яңадан таштан салынган, Әстерханның җәмигъ мәчете булган, дип яза тарихи чыганаклар. Үктәбер инкыйлабына кадәр Ак мәчет каршында мәдрәсә булган. Ак мәчеткә бер меңнән артык мөселман йөргән дип санала.
Әстерханда шулай ук Кара мәчет бар, аны төзекләндерү эшләре дә якын арада тәмамланырга тиеш, дип белдергән Әстерхан шәһәре башлыгы Боженов.
XS
SM
MD
LG