Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:55

ОПЕК башлыгы нефть табуны киметмәкче


Нефтьне экспортлаучы илләр оешмасы башлыгы Чакиб Хәлил, бәяләрнең төшүе сәбәпле, нефть табу күләмен нык киметү кирәклеге турында белдерде.

Associated Press агентлыгына биргән әңгәмәдә Хәлил, ОПЕК, нефтьне сатучылар оешмасының 17 декабрьдә булачак утырышында базарларны "гаҗәпкә" калдырачак карар кабул ителер, дип әйтте. Белгечләр фикеренчә, кимү көненә 2 миллион мичкә дәрәҗәсендә буларга мөмкин.

Җомга көнне нефть бәясе 40 долларга кадәр төште. Бу соңгы 4 елда иң түбән күрсәткеч.

XS
SM
MD
LG