Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабул янында АКШның өстәмә гаскәрләре урнашачак


"New York Times" газетасы язганча, АКШ гаскәрләренең өстәмә зур өлеше Әфгәнстанга җибәрелер дип көтелә. Хәбәрләргә караганда АКШның 3,5-4 мең тирәсе солдаты гыйнвар аенда Кабулга китәргә тиеш. АКШ хәрбиләренең сүзчесе летенант полковник Руми Нильсон Грин әйткәнчә, бу гәскәрләр тулысы белән диярлек Логар һәм Вардак вилаятләренә җибәреләчәк һәм тагын кимендә берничә мең солдат Пакыстан белән чиктәш районнарда хезмәт итәчәк.
XS
SM
MD
LG