Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда 1988 елгы җир тетрәүне искә алалар


Әрмәнстанда 1988 елгы җир тетрәүне искә алалар. Иртән бөтен илдә бер минутка тынлык игълан ителде, чиркәүләрдә үлгәннәр рухына дога кылдылар.

Гюмри каласында һәлак булучылар истәлегенә багышлап һәйкәл ачылды. Бу чарада Әрмәнстан җитәкчелеге һәм Әрмәнстан чиркәве башлыгы катнашты.

20 ел элек Әрмәнстанда, 7 дәрәҗә күәтендә җир тетрәү була. Хәрәбәләр астында 25 мең кеше һәлак булды, дистә мең кеше яраланды, зил-зилә аркасында йөзләрчә мең кеше йортсыз калды. Берничә авыл тулысынча яки өлешчә җимерелде, иң зур зыянны Спитак һәм Гюмри шәһәрләре күрде.
7 мең кеше хәзергәчә, яңа торак биргәнне көтеп, вагоннарда яши.
XS
SM
MD
LG