Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Алексий II белән хушлашу дәвам итә


Гәйсә Мәсих чиркәвендә куелган табут янында меңләрчә кеше булып киткән. Кешеләр, хушлашу өчен урамда сәгатьләр буе чиратларда тора, дип хәбәп ителә.

Соңгы юлга озату укуларын, партиарх вазыйфаларын башкаручы метрополит Кирил алып барган. Бу православ укуларда мөфтий Тәлгать Таҗетдин һәм бер төркем мөселман руханилары булган дип хәбәр итә ИТАР –ТАСС агентлыгы.

Агентлыклар хәбәп иткәнчә, Рим папасы Бенедикт XVI үзенең чыгышында, Русия православ чиркәве башлыгы үлеменә кайгыруын белдергән һәм католикларны да аның рухына дога кылырга чакырган.

Русия президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дмитрий Медведев Алексий II җәназасын оештыру турында фәрман чыгарган һәм күмгән көнне илдә күңел ачу чараларын үткәрмәскә тәкъдим иткән.
Русия православ чиркәве башлыгы Алексий II сишәмбе 9 декабрьдә Богоявление соборында җирләнәчәк.
XS
SM
MD
LG