Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә икенче көн урам чуалышлары бара


Меңләрчә кеше урамга чыгып, Афинда һәм тагын бер калада тәртипсезлекләр оештырды. Полициягә яна торган сыекча белән шешәләр атты, кибетләрне, машиналарны яндырды, тәрәзәләрне ватты.
Бу урам чуалышлары шимбә кичен башланып киткән иде. Аларга полиция хезмәткәренең 16 яшьлек егетне атып үтерүе этәргеч бирде.
Греция эчке эшләр министры тынычлык сакларга чакырды һәм вазыйфадан китүне сорады. Әмма премьер-министр аның бу мөрәҗәгатен кабул итмәде.
Полициянең ике офицеры кулган алынган. Прокурор әйткәнчә, аларның берсе кеше үтерүдә гаепләнергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG