Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:16

Казанлылар корбанны искечә чалырга тели


2007 елгы Корбан бәйрәме күренеше, Казан, 20 декабрь.

2007 елгы Корбан бәйрәме күренеше, Казан, 20 декабрь.

Быел мал чалуны башкала урамнарында башкармыйча, бөтен шартлары булган мәчет кулына тапшыру тәкъдиме яңгыраса да, ул яклау тапмаган.

Корбан бәйрәме Татарстанда елдагыча зурлап үткәрелә. Татарстанда 8 декабрь ял көне итеп игълан ителде. Татарстан президенты һәм Казан башлыгы Корбан бәйрәме уңаеннан рәсми котлаулар җиткерде. Казан шәһәр транспорты мөселманнарны гаеткә вакытында китетер өчен эш тәртибен үзгәртә, иртәнге сәгать 5тә үк йөри башлый.
Гает намазы, баш мөселман руханиларның вәгазьләре елдагыча Татарстанның иярчен каналы аша бөтен дөньяга күрсәтелә.
"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел да төп гает намазы Кол Шәриф мәчетендә укылачак. Әмма аны мөфтий түгел, Кол Шәриф мәчете имамы һәм мөфтий урынбасары Рамил хәзрәт Юнысов алып барачак, дип әйтелде.

Татарстанның башка мәчетләрендә дә гает намазы укыла. Татарстан матбугаты хәбәр иткәнчә, Түбән Кама каласында гает намазы елдагыча Үзәк җәмигъ мәчеттә үтәчәк, анда яңгыраган вәгазь һәм намаз урамга куелган зур экранда күрсәтелеп барачак.

Корбан бәйрәмендә быел бер яңалык булды. Интернетта корбан чалуны яңача оештыру тәкъдиме яңыгарды. Әмма "Татарстандагы мөселманнар, заманча тәкъдимнәрне кабул итмәде, корбан чалуны искичә үткәрергә, үзләре бу йолада катнашырга теләде", дип яза “Татар-информ”.

Бу агентлык хәбәр иткәнчә, быел корбан чалу эшләрен үз өстенә алу тәкъдиме белән Апанай мәчете чыккан булган. Бу мәчетнең имам-хатыйбы Валиулла хәзрәт Якуп әйткәнчә, махсус билгеләнгән кеше үзе корбан малын алачак, аны чалачак, тиешле кешегә багышлатачак дип уйланылган булган. Аның өчен мөселманнарга мәчет хисабына сарык өчен 6500 сум, сыер итеннән бер өлеш чыгару өчен 7 500 сумны банк аша күчерергә кирәк иде.

Әмма Валиулла хәзрәт әйткәнчә, бу башлангычны күтәреп алучылар булмаган, бер кем дә акча күчермәгән. Моңа мал хакы базардагыдан кыйбатрак булуы, башкаручыларга ышаныч булмау яки заманча эш итәргә күнекмәү, рекламасы җитәрлек булмавы сәбәпче булганмы, Валиулла хәзрәт әйтмәгән.


Авылда яки бакчада, җылы су, чиста сөлге, башка уңайлыклар һәм тиешле чалучы кешесе булган җирдә корбан йоласын башкару мөмкинлеге булмаган шәһәр мөселманнары мәчет янына бара. Гадәттә Казанда корбан маллары үзәк мәчетләр янындагы йортларның ишек алларында, урамдагы агач төпләрендә чалына. Ит шунда ук бүленә, тиресе эшкәртелә, догалар да шунда ук урамда укыла.

Быел корбан тәкәсенең бәясе 3-4 мең сум тирәсе булыр дип көтелә.



XS
SM
MD
LG