Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:39

Гает бәйрәме вакытында Рамил Юныс дөньяны дер селкеткән финанс кризисын да искә алды.

8 декабрьдә мөселманнар Корбан Гаетен бәйрәм итә башлады. Илдә финанс кризисы, сәяси үзгәрешләр барган вакытта, бу бәйрәм халыкны бераз гына булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арындырды, могаен.

Казанның үзәк мәчете Кол Шәрифтә дә Гаеттә алма төшәрлек тә урын булмады. Бирегә җыелганнар мәчетнең имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рамил Юнысның вәгазен тыңлады. Һәр елдагыча Корбан Гаетенең үткәрелә башлау тарихы белән таныштырганнан соң, ул республикада дин өлкәсендә ирешелгән уңышлар турында сөйләде.

“Узган ел Татарстанда гаилә елы дип игълан ителде. Бу елда без сүздән гамәлгә күчтек. Тантаналар, буш сүзләр, буш гамәлләр генә түгел, чынлап мөһим эш башкарылды. Бик күп ятим бала үзенә гаилә тапты. Миллионлаган сумнар тәшкил иткән хәйрия җыеп күп балаларга мәктәпкә барырга әсбаплар алынды, авыру сабыйларны дәвалар өчен кыйммәтле җиһазлар алынды”, ди Рамил Юныс.

Бәйрәм көннәрендә диндәгеләр диннән ерак булганнар да, изге гамәлләр кылып үзен ничек кенә мөселман итеп танытасы килсә дә, белгечләр фикеренчә, дин белән дөньяви тормышны бергә алып бару бик четерекле мәсьәлә. Рамил Юныс сүзләренчә, 4 шарт үтәлгән вакытта дин белән дөнья бергә бара ала.

“Беренчесе – байлар үз малларын фәкыйрьләр өчен кызганмаска тиеш. Исламда ул зәкять дип атала. Икенчесе – галимнәр белгәннәре белән гамәл кылсалар, өченчесе - фәкыйрьләр үзләренең фәкыйрьлекләреннән чыгып ахирәтләрен дөньяга сатмасалар, дүртенчесе – гыйлемсез калганнар гыйлемсезлекләреннән тәккәберләнеп йөрмәсәләр”, ди Рамил Юныс.

Гает бәйрәме вакытында дөньяны дер селкеткән финанс кризисы да искә алынды.

“Соңгы вакытта икътисади кризис турында еш сөйлиләр. Дин әһелләре дә бу хәлләргә үз сүзләрен әйтергә тиеш. Адәм баласы тормышында кризислар күп була: рухый, икътисади, сәламәтлек кризислары. Моның файдасы зур. Мондый вакытта адәм баласы үткән эшләрен бәяли, ясаган хаталарын тикшерә.

Кайсы бала туган вакытта көлеп туа? Бер бала да көлми, ә елый. Ни өчен? Чөнки кризис. Ул ана карынында 9 ай яшәде. Бер проблемасы юк иде. Ризыгы кендегеннән кереп торды. Дөньяга чыккач исә, ризыкны үзе табарга тиеш. Шуңа күрә, адәм баласының тормышы да үзенә күрә бер кризис белән башланган. Бу әлбәттә хәерле гамәл, чөнки авырлыклар кичмичә үсеп булмый. Бүгенге кризис та вакытлы күренеш. Аллаһы Тәгалә “авырлыктан соң җиңеллек килер”, ди. Әгәр без бүгенге гөнаһларыбызны танып, киләчәккә акыллы максат кора белсәк, бу авырлыклар җиңеллек белән үтәр”, ди Рамил Юныс.

Татарстан дин әһелләре Корбан Гаетен икеләтә шатлык белән каршы алды. Чөнки шушы көннәрдә генә Кол Шәриф мәчетенә Согуд Гарәбстаны патшасы боеруы белән Кәгъбәтулла кисвәсе тапшырылган иде. Дин әһелләре бу бүләккә ия булуның асылын, республикада төрле диндәгеләрнең дус яшәвеннән күрә.

XS
SM
MD
LG