Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китмә, Тәслимә!


Тәслимә Фәйзуллина укучылары белән.
Тәслимә Фәйзуллина укучылары белән.

Тинчурин театрында уйнаучы Татарстанның халык артискасы Тәслимә Хәләфнең (Фәйзуллина) иҗат кичәсе булды.

Иң җылы сүзләр, котлау һәм чәчәкләр, аяк өсте басып озакка сузылган алкышлар һәм Тәслимә Хәләф баш рольне - Рабиганы уйнаган “Бер тамчы ярату” спектакле белән тамашачы арасына калын бәрхет яшел пәрдә төште. Казан шәһәренең Химиклар мәдәният сарае пәрдәсе.
Тик бу пәрдә актрисаны бик яраткан, үз һәм якын күреп килгән тамашачының аңа карата булган иң җылы хисләре өстенә төшмәде, мөгаен. Озакка аерылышабызмы? Тәслимәнең уйнавын тагын кайчан күрербез икән? дигән уйлар белән тамашачы киенеп ипләп кенә өенә таралыша башлады.
Шунда 30-35 яшьләрдәге бер хатын-кыз икенче берәүгә: “Мин Тәслимә Хәләф уйнаган һәр спектакльне карап барырга тырышам. Ул башка телләрдән тәрҗемә иткән һәм шулай ук әдәби әсәрне сәхнә теленә күчергән пьесаларда фикер байлыгы да, татар теленең камиллеге дә киң чагылган”, дип сөйли-сөйли ишеккә юнәлде.
"Бер тамчы ярату" спектакле
Иҗат кичәсе, зур бәйрәме көнне тинчуринлылар язучы Нәбирә Гыйматдинованың “Бер тамчы ярату” повесте буенча Тәслимә Хәләф сәхнә теленә күчергән әсәрне куйды.
Тәслимә Хәләф күңеленә бигрәк тә әлеге язучы иҗаты якын. “Сихерче”, “Ут күбәләге”, “Бер тамчы ярату” һәм башка әсәрләре нигезендә инсценеровкалар иҗат иткән.
1992 елда язылган “Сихерче” әсәрен Минзәлә һәм Уфадагы “Нур” театрлары да үз итә. Тинчурин театрында куелган бу әсәр Тәслимә Хәләфне үзенчәлекле режиссер буларак та таныта. “Ут күбәләге” повесте буенча эшләнгән әсәр 2004 елда уздырылган “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә иң яхшы инсценеровка буларак беренче урынны яулый.
Тәслимә Хәләф һәм Нәбирә Гыйматдинова каләмдәшләр генә түгел, ә эчкерсез дуслар да икән. “Без 1991 елдан бирле дус. 17 ел үткән. Мин һәрвакытта Тәслимә минем өчен иң тугры, иң эчкерсез кеше, дип әйтеп киләм. Аның миңа ошаган бер сыйфаты бар - ул туры әйтә һәм беркайчан да дусларын сатмый.
Безнең уртак иҗади хезмәттәшлеккә килгәндә, “Бер тамчы ярату”да безнең икебезнең дә әйтәсе сүзләр дә, сагыш - моңнарыбыз да салынган”.
1970 еллар уртасында Башкорт дәүләт драма театры Казанга гастрольгә килә. Кришн Чандр әсәре буенча куелган “Бер мәхәббәт, мең гашыйк” спектаклендәге чегән кызы әле дә театр сөючеләр күңелендә. Тәслимә Хәләф башкара аны. Актриса бүген дә чегән кызы Лачины үзенең иң югары иҗат биеклекләрнең берсе буларак искә ала.
Уфа каласында актер осталыгына укып, 5 ел сәхнәдә башкорт телендә иҗат иткәннән соң, милли җанлы, талантлы, чая һәм чибәр татар кызы Казан каласыннан һәм татар театрыннан башка яши алмаячагын, мөгаен, сизгәндер. Бәлки язмыштыр да…
Тәслимә Хәләф 32 ел Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. Сихерче, Бернарда, Рабига һәм башка образлар тамашачы күңелендә.
“Сез бүген зур тәҗрибә туплаган, бик күпләргә үрнәк булган, ялкынлы иҗаты шау чәчәккә күмелгән актриса. Сез тырышлык, үҗәтлек кебек уңай сыйфатларыгыз, үз сүзегезгә карата үтә таләпчән булуыгыз белән аерылып торасыз. Күңел җылылыгы белән сугарылган образларыгызда ихласлылык, фикер тирәнлеге һәм сәнгати яктан төгәллек хас”, дип мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина әлеге иҗат кичәсе вакытында Тәслимә Хәләф күкрәгенә “Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен” түштамгасы беркетте.
Тәслимә Хәләф укучыларының уңышларына сөенә. Алар да казаныш үренә таба булган юлда. 80-ләп укучы аның мәктәбен узган. 16 елдан артык Казан театр училищесында һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем бирә. Иҗат кичәсенә аны яраткан укучылары да килгән иде. Тәнәфес вакытында сөйләшеп торганда алар: “Без Тәслимә апаны бик яратабыз бит!” дип әйттеләр.
“Сине яратсыннар өчен студент белән ихлас һәм ничек бар шундый булырга, үзеңне аларга багышларга кирәк. Ул аны бер елдан булмаса ике елда, ике елда булмаса өч елдан һәм кайчанда булса барыбер аңлый.
Дөньяда синең белән ихлас мөнәсәбәттә булган кешеләр күп түгел. Актер булырга килгән бала хисчән була. Шундыйга өйрәтәбез дә инде без аларны. Ә андый кеше чын әйберне генә кабул итә”, ди Тәслимә Хәләф.
Иҗат кичәсе тәмам булгач ихлас күңелле тамашачы, менә тагын чын әйбер карадык, дип таралышты. Алар Тәслимә Хәләф уйнаган әсәрләрне Тинчурин театрының үзендә, сәнгать таләпләренә җавап биргән бинада да күрербез дип өметләнә. Әлегә бу бинаны төзекләндерү тәмамланмаган. Ишекләренең кайчан ачылачагы турында да рәсми хәбәрләр юк. Шуңа күрә, Тәслимә Хәләф тә, үз өендә булмаган кеше генә читә йөрүнең кыенлыкларын аңлый, ди.
XS
SM
MD
LG