Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буа театры Сембер халкының күңелен күрде


Буалылар тамашасында залда алма төшәр урын да юк иде.

Соңгы арада “Өмет” газетасында Минзәлә театры, тагын ике концерт турында игъланнар булган иде. Оештыручылары сәләтсезме, әллә халык аларны белмәгәнгә битараф булып чыктымы, билетларның бик аз сатылуы аркасында, артистлар килмәделәр дә. Ә менә буалылар тамашасында карарга килүчеләр Ульянның дәүләт театры бинасында буш урыннар бөтенләй юк иде.

Моның сәбәбен Сембердә күп буалылар яшәве, халыкның кәмит кенә яратуы белән дә аңлатучылар бар. Театрның оештыручысы һәм баш режиссеры Раил Садриев бу турыда үзе ни уйлый икән соң?

“Бүген татарны да телевизор йотты. Мондый шартларда халыкны җәлеп итәр өчен бик нык эшләргә кирәк. Яңа таләпләр куела, искечә эшләп булмый. Бизнес дигән нәрсә дә бар. Без дә хезмәт куябыз, тамашачы да – хезмәт иясе. Тапканыңны сатарга кирәк. Шунлыктан татар тамашачысына да карашны үзгәртү таләп ителә.

Безне тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Ләкин дәүләт сиңа шулкадәр кешегә хезмәт күрсәтү бурычы куйган икән, аны үтәргә тиешсең. Син алып килгән әйбер тамашачыны җәлеп итәргә тиеш, һәм көлке астына яшереп, тәрбия бирү бурычы куела.

Кәмит мәсьләсенә килсәк, халык үзенә кирәген ала ул. Безнең бурыч – аны матур, тәмле итеп “өстәлгә кую”. Әйтик, бәрәңгене мундирда чиле-пешле итеп тә өстәлгә куеп була, аннан деликатес та ясарга мөмкин”, диде Раил Садриев.

Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” дигән кәмитен башка театр куювында да караган бар. Әйтергә кирәк, буалылар аны нык баеткан. Сүзләр генә түгел, һәр кыланыш, һәр хәрәкәт тамашачыны кәмит хәләтенә суырып ала. Әлбәттә, беренче чиратта Раилнең үзе турында бу сүз. Гомумән театр коллективы бер җан, бер тәндәй кабул ителә.

Буа театрын яратуларын тамашачы төрлечә аңлатты. Кемгәдер аларның мишәр телләре, икенчеләргә режиссерның эше ошый икән. Хәер, тамашачының әлеге театрга мөнәсәбәтен озын-озак алкышлар да ачык күрсәтәдер.
XS
SM
MD
LG