Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!


Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсе рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин котлавы.

Корбан бәйрәме көннәрендә Ислам нигезенең берсе булган Хаҗ сәфәренең дә соңгы көне булып санала. Һәм хаҗиләр бу көнне корбан чалалар. Равил хәзрәтнең әйтүенә караганда, хаҗ сәфәренә баручылар елдан ел арта. Бер яктан, бу мөселман халкының икътисади хәле якшырганны күрсәтсә, икенче яктан һәм иң мөһиме халыкның рухи үсеш билегесе дә, диде Равил хәзрәт.

Әлбәттә бүгенге икътисади кризис көннәрендә икътисад, финанс сүзләре гәет намазы алдыннан Равил хәзрәт сөйләгән вәгазьдә дә яңгырады. Бу хакта сорау биргәч, ул безгә болай дип җавап бирде: “Корбан гаете вәгәзенә әзерләнгән вакытта телевидение биргән мөмкинлектән файдаланып, безне тыңлаучыларга дөньяви, бүгенге көндә кирәкле дип тапкан мәгълүмат бирүне дә истә тоттым. Шуның өчен кризиска бирешмәскә. өметне югалтмаска дигән үгетләрне дә җиткерергә тырыштым”, ди Равил хәзрәт Гайнетдин.

Ул шулай ук сүзен дәвам итеп, мондый авырлыклар Аллаһы тәгалә тарафыннан сынау өчен җибәрелә, ләкин авырлыклардан соң җиңеллекләр килүен дә онытмаска кирәк. Бу сынауларны җиңеп чыгар өчен эшләргә, тырышырга, өметне югалтмаска дигән киңәшләрен бирде.
XS
SM
MD
LG