Accessibility links

ЮКОСның "икенче" җитәкчесе Алексанян азат ителәчәк


Мәскәү шәһәр мәхкамәсе ЮКОСның элекке җитәкчесе урынбасары Василий Алексанянны сак астыннан чыгару карарын кабул итте. Ул 50 миллион сумлык фидия хысабына чыгарыла. Шулай итеп мәхкамә, Алексанян яклаучыларының гөзерен канәгатьләндерде.

Моңарчы ЮКОСның элекке башлыгы урынбасары сак астында Мәскәүнең 60нче хастаханәсендә дәвалана иде. Алексанян СПИД белән чирли, күптән түгел анда тагын бер яман шеш табылган.
Шулай ук яклаучы, Алексанянга белдерелгән дәгъвәләрне алу турында да мөрәҗәгать итүен хәбәр итте. Чөнки аны җәваплыкка тарту өчен канун тарафыннан бирелгән мөтдәт бетте, дип әйтә адвокат.

ЮКОС ширкәте башлыгы урынбасары Алексанян 2006 елда кулга алынган иде. Аңа акцияләр урлау һәм акча юу гаепләүләре белдерелде.
XS
SM
MD
LG