Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗ тыныч үтә


Полиция хаҗиларга юл күрсәтеп тора
Полиция хаҗиларга юл күрсәтеп тора

Бар мөселман дөньясы белән бергә Мәккәгә хаҗ кылырга килгән 2 миллионнан артык мөселман да Корбан бәйрәменә керде.

Дүшәмбе алар Минада шайтанга таш атты. Башка кайбер елларда хаҗ вакытында була торган казалар, янгыннар, йөзләрчә кешенең этеш-төртештә тапталып үлүе кебек хәлләр быелгы хаҗ вакытында әлегә хәбәр ителмәде. Моңа Согуд Гарәбстанының хаҗ вакытында иминлекне арттыру өчен яңа чаралар күрүе дә ярдам итте.

Быел да икътисадый кризиска карамастан, башка еллардагы кебек Мәккәгә хаҗ кылырга 2 миллионнан артык мөселман катнаша.
Хаҗ кылучылар Кагъбәгә бара

Исламның 5 баганасының берсе саналган бу олы йоланы мөмкинлеге булган һәр мөселман үз гомерендә кимендә бер мәртәбә кылырга тиеш дип исәпләнә.

Хаҗ кылуда берьюлы шул кадәр күп кешенең катнашуы хаҗиларның үзләренә дә, шулай ук Согуд Гарәбстанының һәм башка кайбер илләрнең хакимиятләренә дә шактый кыенлыклар тудыра.

Хаҗга баручыларны алдап акча эшләүчеләр бар
Дөньядагы иң зур дини җыен булган бу чарадан кайбер сәяхәт ширкәтләре ялган юл белән акча эшләп калырга да тырыша. Нәтиҗәдә хаҗ сәфәренә чыгучыларның бер өлеше Мәккәгә барып җитә алмый.

Узган атнада Согуд Гарәбстанына очкыч белән Мәскәү аша барган 94 таҗик визалары ялган булу сәбәпле кире кайтарып җибәрелгән.

Шул юлчыларның берсе Рахмонали Сабуров "Безне чик буенда хакимиятләр туктатты. Безгә сезнең визаларыгыз ялган, сез илгә керә алмыйсыз диделәр. Без ул визаларны һава аланындагы Русия агентлыкларының берсеннән алган идек. Безне алдаган шул ширкәт аркасында хаҗга бара алмадык," – ди.

Казаларга каршы өстәмә иминлек чаралары күрелә
Согуд Гарәбстаны элекке елларда хаҗ кылу йоласы вакытында булгалаган янгыннарны, этеш-төртешләрдә кешеләрнең тапталып үлүләрен булдырмау өчен күптөрле чаралар күрде.

Хаҗиларның Кәгъба тирәли әйләнешен, Җәмәрәәт күпере аша үтүен җиңеләйтү өчен кайбер яңалыклар кертелде. 2 ел элек курку шаукымына бирелеп этеш-төртеш, тапташу чыгып 362 кеше һәлак булган, 300-ләп кеше яраланган иде.

Тәртип саклау өчен урамнарна 100 меңләп иминлек хезмәткәре чыгарылды. Быел беренче мәртәбә, хәтта төнлә дә күрү җиһазлары урнаштырылган боралаклар хаҗ барышын өстән күзәтеп тора.

Мәккәгә баручы барлык юлларда полиция кешеләрнең хаҗ рөхсәтен һәм пасспортларын тикшерә.

Әл-Каидә террорчы төркеменең илдә эшчәнлек алып баруын, төрле һөҗүмнәр оештыруын истә тотып согуд хакимиятләре быел иминлек чараларын да нык кына арттырды. Әмма әл-Каидәнең әле беркайчан да Хаҗга кул күтәргәне булмады.
XS
SM
MD
LG