Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буалылар Уфаны яулады


Татарстанның Буа татар сатира театры Уфада тамашалар күрсәтте.

Ул Уфа татар дәүләт “Нур” театры бинасында барды. Тамашалар өч көн дәвам итте. Буалылар Уфага нибары ике исемдәге спектакль алып килгән. Туфан Миңнуллинның “Кияүләр” һәм Илфак Шиһаповның “Исерек айныса, хәерче баеса” комедияләрен.

Уфалылар тамашаларга ябырылып йөрде, билетлар алдан сатылып беткән иде. Шуңа буалыларга 7 декабрьда хәтта өстәмә тамаша да бирергә туры килде. Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев Уфа шәһәреннән һәм тамашачылардан бик канәгать калуын белдерде. Бу Буа театрының Башкортстандагы беренче чыгышлары.
XS
SM
MD
LG