Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Башкортстанлылар Корбан бәйрәмен билгеләде


8 декабрьдә башкортстанлылар Корбан бәйрәмен билгеләде.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте башы, мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин республика мөселманнарына котлау җибәрде.

Бүген республиканың шәһәр һәм авыл мәчетләрдә бәйрәм чаралары узды. Уфаның барлык 8 мәчетендә дә бәйрәм намазлары узды. Корбан чалулар оештырылды. Быел корбанга китереп сатылган сарыкның бәясе 4500 сум булды. Башкалада бүген барлыгы 300-дән артык сарык корбан итеп чалынды. Бәйрәмнәр 9-10 декабрь көннәрендә дә дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG