Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет сакчысы үтерелгән


Дүшәмбедән сишәмбегә төндә Казанның “Болгар” мәчетендә Корбан Гаетеннән җыелган акчаларны урларга теләгән җинаятьчеләр 57 яшьлек сакчы Хәйбулла Нәфиевне вәхшиләрчә үтергән.

Аны беренче булып иртән мәчетнең имам-хатыйбы күрә.

Үлгәннең куллары бәйләнгән һәм башы җәрәхәтләнгән була. Тикшерүчеләр үтерүнең максатын акча урлаудан күрә. Чөнки мәчеттә сейф ватылган булган. Корбан Гаетендә җыелган акчалар гадәттә шунда саклана торган булган. Әмма бу көнне акча күп җыелганга кассага күчерелгән. Шуңа күрә, сейфта 3-4 мең сум акча гына калган була.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, җинаятьче мәчеткә көндезге намаз вакытында кереп төн җиткәнче качып яткан.

Прокуратура вәкиле Эдуард Абдуллин хәзер барлык хокук саклаучы идарәләр дә җинаятьчене эзләү белән мәшгуль, ди.

“Болгар” мәчетендә озак вакыт сакчы булып 80 яшьлек Атлас бабай эшләгән. Быел Татарстан диния нәзарәте аны хаҗга җибәргән. Бу вакытка мәчет сакчы итеп 57 яшьлек Хәйбулла Нәфиевне эшкә алган булган.

XS
SM
MD
LG