Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсендә җыр бәйрәме


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Омски өлкәсендәге Үләнкүл авылында "Татар халык җыры” бәйгесе булып узды.

Большеречье районының Үләнкүл авылының башкалардан аерылып торган, үзенчәлеге бар. Биредә күп урында инде югала башлаган милли йолалар, гореф-гадәтләр, туган тел, мәдәният һәм мәгәриф бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Сакланып кына да калмаган, хәтта үсеш тә алган.

Үләнкүл авылы Омски өлкәсендәге 66 татар авылларының берсе һәм иң зурысы дисәк, ялгыш булмас. Авыл хуҗалыгы идарәсе карамагындагы Үләнкүл, Каракүл, Черналы һәм Тусказан авылларында 1200-гә якын кеше яши. Биредә тормыш башка районнарның татар авылларныкыннан әллә ни аерылмый кебек, халык җир эшкәртә, хуҗалык тота, бала-чага үстерә, тырышып-тырмашып көн күрә. Әмма Үләнкүлнең башкалардан аерылып торган, үзенә генә хас булган үзенчәлеге дә бар. Биредә күп урында инде югала башлаган милли йолалар, гореф-гадәтләр, туган тел, мәдәният һәм мәгәриф бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Сакланып кына да калмаган, хәтта үсеш тә алган.

Үләнкүлдә урта мәктәп эшли. Анда 97 бала укый. Бу мәктәп карамагында булган 3 башлангыч мәктәптә тагын 15 укучы белем ала. Элек мәктәпләрдә уку-укыту тулысынча татар телендә алып барылган. Хәзер барлык дәресләр дә рус телендә. Дөрес, татар теленә дә урын бирелгән, ул аерым дәрес буларак укытыла. “Кызганычка каршы, ел саен татар теле сәгатьләренә вакыт азрак бирелә”, ди мәктәп директоры Вәли Дәвләтбагин. “Әмма без бервакытта да татар телен укытудан туктамыйбыз. Тел безне татар итеп саклап килгән, киләчәктә дә саклар”, ди ул.

Үләнкүл мәктәбендә белем бирү һәм тәрбия эшләре белән генә чикләнмиләр, анда бихисап мәдәни чаралар да оештырыла. Авылның клубы кечкенә һәм үтә таушалган булу сәбәпле, төрле бәйрәмнәр, мәдәни һәм милли чаралар – барысы да мәктәптә үтә. Күп чараларның оештыру эшләрендә укытучылар да, укучылар да катнаша.

Халит һәм Наилә Ниязовлар
Узган шимбә көнне мәктәптә чираттагы мәдәни чара – “Татар халык җыры” бәйгесе булып узды. Ул авыл хакимияте җитәкчелеге, татар мәдәният үзәге хезмәткәре, авыллар клублары мөдирләре, “Наза” ансамбле сәнгатькәрләре, укытучылар һәм укучылар көче белән оештырылды.

Катнашучылар авыл идарәсе карамагындагы авыллардан булдылар. “Чараның матди чыгымнары тулысынча химаячеләр исәбеннән булды”, ди авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина. Бәйгене оештыру өчен җаваплы булган “Наза” ансамбле җитәкчесе Нәҗибә Щербагина да иң кыены – финанс мәсьәләсе булды, ди.

“Тырышкан табар, ташка кадак кадар” дигәндәй, Нәҗибә ханым авылның эшмәкәрләренә, фермерларына, хәлле кешеләренә мөрәҗәгать иткән. Аның үтенече җавапсыз калмаган, ярдәмчеләр дә, катнашучылар да табылган. Тамашачылар да зал тутырып килгәннәр. Жюри әгъзалары да авылның өлкәннәреннән сайланган. “Алар халык җырларын саклап килүчеләр”, ди Нәҗибә ханым.

Бәйге барышында барлык катнашучылар да татар халык җырларын башкардылар. Сәхнәдән “Шәм Шәриф”, “Рамай”, Сарман”, “Кара урман”, “Нурия”, “Әлфия” , “Олы юлның тузаны” кебек борыңгы җырлар агылды. Тамашачы һәрбер җырчыны җылы каршылады, кайнар алкышларга күмде.

Катнашучыларның яшьләре дә чикләнмәгән иде, анда балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә чыгыш ясады. Күптән түгел генә 82 яшен тутырган Халит абый Ниязов үзе генә дә, тормыш иптәше Наилә апа белән бергәләп тә җырлады. Авылның хөрмәтле кешеләренең берсе, пенсия яшендә булса да, һаман да мәктәптә эшләүче, укытучы Артур Шихов та җыр бәйгесендә катнашты. Аннан соң ул үзе ясаган курайда “Тәфтиләү” көен уйнады.

Җыр бәйгесе өч сәгатькә якын барды. Ахырда, гәдаттәгечә, дипломнар, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Артур Шихов


Чара бәйрәм рәвешендә барса да, анда авылда булган проблемалар да күтәрелде. Авыл хакимияте башлыгы Ләйлә ханым да, башкалар да авыл белән район арасындагы юлның ифрат начар булуын, аны төзекләндерү өстендә эш алып барылмавы турында борчылып сөйләделәр, авыл урамнарының яктыртылмавы, кичләрен йөри алмаслык караңгы булуы хакта да әйттеләр. Барсы да шундый зур авылда яхшы клуб булмавына борчылуын белдерде. Шундый һәм башка күп кенә сорауларны күтәрелде кичә барышында.

Шунда ук проблемаларны чишү юллары да каралды. Әйтеп үтелгән проблемаларны кабат район җитәкчеләренә җиткерергә дигән тәкъдим булды. Химаячеләр шурасы төзеп, иганәчеләрне дә җәлеп итәргә, алардан авылны төзекләндерү эшләрендә катнашуларын сорарга кирәк, диелде.

Менә шундый җитди сораулар да күтәрелде җыр-моң бәйгесе барышында. Бу проблемалар кайчан да булса чишелерме, Үләнкүлдә кайчан да булса яңа клуб булырмы, әлегә әйтүе кыен. Һәрхәлдә үләнкүллеләр үзләре тормышларының уңай якка үзгәрүенә өмет баглыйлар.
XS
SM
MD
LG