Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда ачларның саны бер миллиардка якынлашты


Азык-төлеккә бәяләрнең кыйбатлыгы дөньяда ачларның санын бер миллардка җитүенә китерде, дип белдерә БМО вәкилләре. Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасының бүген чыгарлыган хисабында быел ачлыктан интектән кешеләрнең саны 40 миллионга артты, дип хәбәр ителә. Шулай итеп, дөнья буйлап азык-төлек җитмичә ач яшәгән кешеләрнең саны 963 миллионга җитте, диелә хисапта. Шушы хисапка караганда, шушы миллиардның якынча өчтән ике өлеше Азия илләрендә яши, Африкадагы өчтән бер кешенең ашар ризыгы юк, дип санала.

XS
SM
MD
LG