Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсу “Туган тел” дискын Казанда тәкъдим итәчәк


"Сандугач" клибын төшерүгә әзерлек
"Сандугач" клибын төшерүгә әзерлек

10 декабрьдә Казанның “Пирамида” залында Алсуның татар җырларыннан торган “Туган тел” дип аталган музыкаль дискын тәкъдим итү чарасы узачак.

Әлеге альбом нигездә халык җырларыннан һәм танылган композитор Рим Хәсәнов иҗат иткән җырлардан торачак. Халык җәүһәрләреннән Алсу “Шәл бәйләдем”, “Ак калфак”, “Олы юлның тузаны” кебек җырларны сайлаган.

Әлбәттә моңарчы җырчының репертуарында берничә татар җыры бар иде. Әйтик, Алсу башкаруындагы “Әткәем”, “Ак чишмә” җырларын тамашачылар яратып өлгергән иде. Алсуның татар телендәге дискы чыгуы, аңа җан атучы егет һәм кызлар өчен генә түгел, татар җәмәгатьчелеге өчен дә сөенечле хәбәр булды. Чөнки Алсу халыкара дәрәҗәсендә танылу алгач, аның татарлыгы исемдә генә калды, дип әйтүчеләр дә булды. Әмма Алсу Лондонда яшәп, башка милләт вәкиле белән гаилә корып, чит җирләрдә балалар үстерсә дә, татарлыктан ераклашмаган. Киресенчә, хәзер ул моңлырак, аһәңлерәк, чын татарча итеп ягымлы тавыш белән җырлый башлаган.
Алсу Равил Шәрәфиев белән клип тәшергәндә


Әйтергә кирәк, Рим Хәсәновның халык сүзләренә иҗат иткән “Сандугач” җыры яңа чыгачак лазер тәлинкәгә өстәмә бүләк буларак, видеоклип форматында кертелгән. Матур табигатьтә бабасы ролен уйнаучы атаклы артист Равил Шәрәфиев белән бергә видеоклипка төшкән Алсу матурлык һәм туганлык, үз милләтенә, ата-бабаның гореф-гадәтләренә тугрылык тамгасы буларак кабул ителә.

Элегрәк Алсуның Ренат Ибраһимов белән бергә җырлавын беркем дә күз алдына китерә алмагандыр. Әмма чәршәмбе кичендә “Пирамида” үзәгендә алар бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарачак дип көтелә. Аңа кадәр Алсу “Туган тел” дискы чыгу уңаеннан, мәдәният министрлыгында матбугат очрашуы үткәрер, Казан Кирмәненә барыр дип уйланыла.
XS
SM
MD
LG