Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Азатлык» радиосына 55 яшь тулды


«Азатлык»ның Казан бүлеге Кекин йортында урнашкан
«Азатлык»ның Казан бүлеге Кекин йортында урнашкан

1953 елның 9 декабрендә «Азатлык» радиосы татар телендә тапшыруларын башлап жибәргән. Бу тапшыруларда элекке Совет берлегендә яшәгән татар һәм башкортларга Совет дәүләте тыйган мәгълүмат таратылган.

Радиода яңгыраган хәбәрләрнең шактый өлеше Татарстанга һәм большевикларның милли сәясәтенә багышланган. Иң беренче татарча тапшыруда «Азатлык» радиосының нәрсә турында сөйләгәнен хәтерләүчеләр аздыр. Ләкин дистә еллар буе яңгыраган «Азатлык» тапшырулары кешеләрне ялыктырмаган, киресенчә, алар торган саен тансыграк була барган. Чөнки татарлар, берничә дәүләт тоткан, гасырлар дәвамында зур сынаулар үткән изелгән милләт вәкилләре, Совет пропагандасына ышанмаган. Бүген дә күп кенә тыңлаучылар ул заманнардагы тапшыруларны хәтерли.

Совет системасы газеталар, журналлар чыгарып торса да, барыбер аларга кешеләрнең ышануы чамалы булган. Балтач районында яшәүче тыңлаучыбыз Рәфхать Зарипов «Азатлык»тан ишеткән фактларны үзенең чыгышларында кулланып, иң акыллы төпле пропагандист, лектор дигән абруй казанган.

«Азатлык»ның идеологиясен, фикер мәсләген булдыруга икенче дөнья сугышыннан соң Германиядә яшәп калган галим Тәмербәк Дәүләтшин да керткән. Дистә еллар буе Совет пропагандасын партия агитаторларын дер селкеткән Тәмербәк Дәүләтшин Башкортостанның Миякә районында туып үскән, Миякәдә, Бәләбәйдә һәм Раевкада хокук органнарында эшләгән. Сугыш алды елларында ул Татарстан югары шурасында хокук бүлеген җитәкләгән. Шуңа күрә аның сәяси хокукый хезмәтләре төгәл һәм тирән булган.

Совет иленең һәм татар җәмәгатьчелегенең эчке халәтен белү «Азатлык» журналистларына чит илдән торып татар-башкорт милләтләренең күзен ача торган фикерләр таратырга һәм хак мәгълүматлар табарга ярдәм иткән.

Хәзер Тәмербәк Дәүләтшинның Лондонда 1974 елда чыгарган "Совет Татарстаны" дигән китабы хщзер яңадан Казанда бастырып чыгарылды һәм сәясәт белгечләренә, журналистларга дәреслек буларак хезмәт итә.

Әйе, заманалар үзгәрде. Хәзер милләтне күрәләтә кысу кимегән, ирекле мәгълүмат чаралары, милли мәдәният һәм мәгариф үсә башлады. Ләкин барыбер азатлыкка сусау бетмәде. Тапшырулар җирле каналларда кабатлап яңгыратыла башлагач, «Азатлык» тапшыруларының ретрансляциясе ябылу зур фаҗига буларак кабул ителде. Димәк, радионы тыңлаучылар бар һәм ул кешеләргә кирәк.

Бүген Татарстанда мәгълүмат чаралары бик күп. Шулай да гражданлык җәмгыятен, милли фикерне, демократияне алга куйган каналлар һаман да җитми.

Чит төбәкләрдә Татарстанда ниләр булып ятканын белергә теләүчеләр арта бара. Татарстан, Казан тормышы шундый сораулар тудыра - республиканың милли рухы сакланамы, милләтебезнең иң белемле кешеләре нәрсә уйлый, нинди гамәлләр Татарстан өчен генә түгел, гомумән Русия һәм дөньядагы татарлар, башкортлар өчен кызыклы?

Бу атнада яктыртыла торган темалар һәм көтелгән вакыйгалар милли җәмәгатьчелек өчен бик мөһим.

Үзегез карагыз: Корбан бәйрәме Татарстанда зурлап үткәрелде, мәчетләр тирәсендә төрле хәлләр, маҗаралар булып тора. Болгар мәчетенә ниндидер явызлар кереп каравылчыны үтереп, акча тартмасын алып чыгып киткәннәр;

Мәгарифне үстерү институтында туган телләрне укыту турында семинар вакытында кискен бәхәсләр булган, анда Мәскәүдән, Уфадан, Чабаксардан, Алтайдан килгән белгечләр катнашкан. Милли мәгариф һаман да куркыныч астында;

10 декабрьдә дөньякүләм эстрада йолдызы Алсуның беренче татар җырлары альбомы чыгуга багышланган кичә үтә;

11-12 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ел йомгакларына багышлап, утырыш үткәрә;

10 декабрьдә Абдулла Алишның тууына 100 ел тулуга багышланган мәдәни кичә үтәчәк;

Татар халкының милли юлбашчысы Гаяз Исхакыйның тууына багышланган истәлек кичәсе Җәлил исемендәге театрда оештырыла;

Бу көннәрдә Казанга Русия һәм чит илләрдәге барлык татар оешмаларының вәкилләре җыела;

Икътисади кризис вакытында милли оешмалар ничек хәрәкәт итә, мәдәниятне, мәгарифне ничек сакларга? Дөньядагы социаль, сәяси тетрәнүләр вакытында татарлар башка милләтләргә үрнәк була аламы? Казанның мөмкинлекләре кулланыламы? Татарстанның тарихи миссиясе ничек үтәлә?

Бүгенге темалар менә шулар. Тыңлагыз, интернетта карагыз, «Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы» басмаларында «Азатлык» хәбәрләрен укыгыз. Эшенең 56-нчы елында да ул сезнең белән кала.
XS
SM
MD
LG