Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:02
Римзил Вәли. 12 августта Татарстанга күченүчеләрнең тормышы ничек, алар күпме кайткан, кая урнашкан дигән темага әңгәмә үткәргән идек. Анда күчеп кайтучылар авылы Инештән дә кешеләр, кабул итүче як вәкиле дә катнашкан иде. Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүе “Азатлык” радиосында эфирга чыккан тапшыруларның дәвамы булып тора.
Бу тема белән кызыксынган оешмалар күп. Алар - Татарстанның һәм Русиянең миграция хезмәте, милли оешмалар, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар иҗтимагый үзәге, чит илләрдә яшәүче татарларның үзләренең оешмалары һәм вәкилләре, җирле, район һәм шәһәр хакимиятләре. Русия күләмендә Лидия Графова җитәкләгән качакларга ярдәм итә торган вакыф та бар. Шулай ук кеше хокукларын яклаучы оешмалар да күчеп кайтучылар белән кызыксына.
25 ноябрьдә “Азатлык” радиосында Биектау районындагы Инеш кәсәбәсендә яшәүче милләттәшләр турында кабат сүз барган иде. Күчеп кайтучылар оештырган Инеш авылы унбиш-егерме ел элек яши башлап, бүгенгә үзенең эчтәлеген үзгәртә төшкән. Монда күчеп кайтучылардан кала Казаннан, башка төбәкләрдән килгән коттеджчылар яши дигән фикер әйтелде.
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә, гадәттә, ачылып бетмәгән вакыйгаларга ачыклык кертү, күз алдында торган сорауларга җавап эзләү белән шөгыльләнәбез. Бу юлы күчеп кайтучылар авылында эшне кем ничек оештырган, анда кемнәр тора? Бу кайтучылар, чыннан да, ата-бабалары җиренә күчеп, туган милләтебезгә кушылып яши алалармы? Әңгәмә әнә шул турыда булачак.
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә журналист Саша Долгов катнаша.
Саша, синең мәкаләң эфирга чыккач, нинди үзгәрешләр сиздең? Сораулар булдымы?
Саша Долгов. Минемчә, бу эшне дәвам итергә кирәк. Күчеп кайтучылар белән кызыксынып, аларның яшәү рәвешләрен өйрәнергә кирәк. Чөнки без аларны татар мохитендә яшәтергә тиешбез. Алар унбиш ел буе шушы мохиткә ияләшә алмый. Качаклар белән кызыксынучылар юк дип әйтер идем. Ул авылга һәрвакыт барып торырга кирәк. “Азатлык” радиосы гына түгел, башка матбугат чаралары да бу авыл белән кызыксынса яхшы булыр иде.
Римзил Вәли. Синең мәкаләдә качаклар фондын Татар иҗтимагый үзәге оештырганы һәм аның җитәкчесе Юныс Камалетдинов икәнлеге әйтелә. Нәрсәләр генә әйтсәләр дә, бу зур проект булган һәм Юныс Камалетдинов зур эшләр башкарган. Ул үзе мәкаләне ничек бәяләде соң?
Качаклар фонды урнашкан йорт
Саша Долгов. Мин аның белән очраштым. 1992 елда оешкан качаклар фонды хәзер дә эшләп килә. Юныс Камалетдинов җитәкләгән вакыф Казанның Сәет-Галиев урамында, өченче йортта урнашкан. Әлеге мәкалә басылып чыккач Юныс Камалетдиновка бардым һәм шушы вакыфның хәзер нәрсәләр белән шөгыльләнүе, авылның ничек төзелүе турында кызыксындым. Ул түбәндәгечә аңлатма бирде.
Юныс Камалетдинов. 1997 елларда качаклар фонды Инеш авылында эшләрне туктатырга мәҗбүр булды. Чөнки фондка каршы төрле эшләр алып барыла башлады. Моны без кем кулы белән эшләнгәнен беләбез. Иҗтимагый фонд җитәкчелегендә качаклар һәм күчеп кайтучылар өчен шундый әйбәт авыл төзелүенә курыктылар.
Ул вакытта күчеп кайтучыларның партиясен дә төзергә җыенган идек. Ләкин ул эшләп китә алмады. Чөнки матди яктан мөмкинлегебез булмады. Шуларның барысын да белеп, бигрәк тә, Инеш авылына мөнәсәбәттә органнар тарафыннан яшертен генә безгә басым ясау башланды. “Эфир” каналыннан фондны пычратып, мине буяп тапшырулар күрсәттеләр. Хәзер эшләрне яңадан башлап җибәрергә җыенабыз.
Кайсы авылда 4-5 ел эчендә юл салынып, ут һәм газ кертелгәне бар? Әле хәзер дә юлларыннан йөрерлек булмаган авыллар бар. Ә Инешне төзү өчен миңа эшләргә туры килде. Мәскәүгә бардым, акча кайтарттым... Акчаны халыктан та җыйдык. Халык фондка 35-әр мең сум акча кертергә тиеш дигән карар чыкты. Чөнки шуннан башка эш башлап җибәреп булмый иде. Бу карарны кабул итүне кайтучылар үзләре дә теләде. Авылны төзеп җибәрер алдыннан 36 оешмада – хакимият идарәләрендә булырга туры килде. Авыл проектын эшләтергә кирәк иде. Ә боларның барысы да акча таләп итте.
Качаклар фондының элмә тактасы
Татарстан хөкүмәте 1994 елда барлыгы 50 мең сум акча бирде. Ул вакытта, аена 20% инфляция барганда, ул 50 мең сум акча 50 тәңкәгә дә тормый иде. Рөстәм Миңнеханов Биектау районы җитәкчесе булганда, кибет, медпункт, мәктәп салынды. Миңтимер Шәймиев янына дүрт тапкыр кердем. Ул авылга газ кертүне хәл итте. Халыктан җыйган акчага суны үзебез булдырдык.
1992 елда проектны эшли башладык, шул елны ук җир алдык, ә бер елдан авыл халкы сулы да булды. 1993 елда ут та суздык. Кыскасы, 1997 елларда ут, су, юл мәсьәләсен хәл иттек. Әле йортлар төзелеп кенә килә иде, без инде ул вакытта аларга ут та, су да булдырдык. Әгәр дә шулай эшләмәгән булсак, анда урнашып калучылар булмый да иде. Башта Инешкә бернинди автобус та йөрмәде. Маршрут ачар өчен генә дә бер ел йөрдем. Шуннан соң гына Дәрвишләр бистәсеннән Инеш авылына кадәр көненә алты тапкыр автобус йөри башлады.
Римзил Вәли. Саша, синең мәкаләдә җир бүлү турында әйтелә. Кемгә күпме җир бирелгән, ничек бирелгән дигән сорау да куелган иде. Бу турыда Юныс Камалетдинов бер-бер сүз әйттеме?
Саша Долгов. Аның аңлатуынча, алар җирне инкыйлабка кадәр булган принциплар белән бүлгәннәр.
Юныс Камалетдинов. Һәр гаиләгә 15-әр сутый җир бирдек. Дөрес, 10-ы да җитә иде. Әмма без кайтучыларның авыррак яшәгәнлекләрен исәпкә алдык. Аларга яшәр өчен ниндидер нигез булырга тиеш иде. Ә 15 сутый җир белән алар яши ала. Бәрәңгесен, яшелчәсен, җимешләрен үстерә, ягъни ел буена җитәрлек ризык хәстәрләү мөмкинлеге туа. Кайберәүләр җиңел генә яшәп китә алмады, мөмкинлекләре җитмәде.
Нигезен сала, акчасы бетә, аннан тагын акча җыя... Дөрес, мөмкинлекләре булганнар бик зур йортлар салды. Кечерәк йортлар да төзелде. Кайбер гаиләләр хатын-кызлардан гына тора иде. Ә алар бернәрсә дә эшли алмый. Ир-атлар күп булган гаиләләр дә булды. Билгеле, андыйларга җирне күбрәк бирдек.
Саша Долгов
Саша Долгов. Күптән түгел генә без бу авылда булып кайттык. Анда шәһәр кешеләре күбрәк яши, коттеджлар төзелгән. Кайтучылар өчен махсус булдырылган бу авылга шәһәр кешеләре ничек килеп чыккан соң? Алар анда ничек тамыр җибәргән? Бу турыда да Юныс Камалетдинов аңлатмасын бирде.
Юныс Камалетдинов. Бу хәл район хакимияте һәм авыл советы белән бәйләнгән. Район хакимияте фондның вазифаларын үз кулына алмаган булса, без анда эшебезне дәвам итсәк, мәктәп тә, клуб та, мәчет тә эшләр иде. Анда хәзер алар үз кешеләрен урнаштырды, ә алар бернәрсә дә эшләми. Җирле җитәкчеләр акча гына ала белә.
Безнең качаклар фонды авылда эшләгәндә, Инештә шәһәр кешеләренә җир бирелмәде, аларны авылга кертмәдек. Фондта эшләгән ике кешегә җир биргән идек, аларны да башка урынга күчердек.
Качаклар фонды Инешне бары татарлар өчен генә төзи башлады. Безгә башта авылны Пирмәки исемле урыс авылына салырга кушканнар иде. Әмма без татарларның аерым яшәвен теләдек. Чөнки аларның холкы башка. Татар кешесенә чиркәү чаңы каккан тавыш ошамый бит. Дөрес, урыс гаиләләрен дә урнаштырдык.
Саша Долгов. Билгеле булганча, чит илләрдән Татарстанга ике йөз меңнән артык татар кеше кайткан. Кайтучылар арасында 120 гаиләне Инеш авылына урнаштырганнар. Ә калганнары кайда китеп беткән соң?
Юныс Камалетдинов. 37 меңләп гаилә безнең фонд аркылы үтте, ягъни 115 меңләп кеше узды. Кайтучылар барлыгы 200 меңнән артык. Бер өлеше Инештә төпләнде. Калганнары Алабугада. Анда 220 гаиләгә җир алып бирдек. Кайтучыларга башта җир бирмәделәр. Миңа анда барып көрәш алып барырга, кешеләрне җирле итергә туры килде. Чөнки кайтучының җире булса, ул беркая да китми.
Татарстанга кайтучылар арасында кире китүчеләр дә булды. Кайбер милләттәшләребез Башкортстанга, Түбән Новгородка, Сембергә барып урнашты. Безнең Татарстанда аларга карата зур битарафлык булды. Урнаштыру эшләре белән туксанынчы еллар башында шактый шөгыльләндек. Ул вакытта авылларда буш йортлар бик күп иде. Алар арзан да иде. Ә хәзер андый йортлар юк, булса да сирәк. Кайтучыларның 47%-ын авыл җирендә урнаштырдык. Калганнары шәһәрдә төпләнде.
Хәзер дә кайталар. Безнең фонд аркылы ел саен 1200 кеше үтә. Юридик түләүсез ярдәм күрсәтәбез. Һуманитар ярдәм итеп аяк, өс киемнәре бирәбез. Авылдан килеп капчык-капчык әйбер алып китәләр. Ә аларны шәһәр кешеләре китерә. Хәзер кешеләр үзләре шалтырата. Чөнки безнең фонд Татарстан һәм Русиядә күпләргә мәгълүм.
Саша Долгов. Кайвакыт, ни өчен шундый авыллар татарларга гына төзеделәр, дигән бәхәс тә туа.
Римзил Вәли

Римзил Вәли. Ләкин шушы башлангыч зур дәвам алмады кебек. Кайчаклар фондының җитәкчесе Юныс Камалетдиновның ниятләре изге. Татар иҗтимагый үзәге һәм башка милли оешмалар да бик зур эш башлаган.
Күрүебезчә, дүрт-биш ел эшләгәч, җирле хакимият һәм дәүләт бу дилбегәләрне үз кулына алган. Бәлки, канун буенча булгандыр, бәлки җир – байлык бит ул, аны иҗтимагый оешма кулында калдырырга теләмәгәннәрдер. Ләкин мондый зур эшләрне, проектларны дәүләт үз кулыннан ычкындырмый инде. Ә бүген ничек яшәргә соң?
Хәзер татарларны түгел, ә чит төбәкләрдән, бигрәк тә Урта Азиядән килгән башка милләт кешеләрен, эшчеләрне кабул итәләр, квоталар бирәләр. Шулай булгач, бу мәсьәләгә яңадан кайтырга һәм кайтучыларның яшьлеген, аларның балалары туып үсеп килүен искә алып, шушы проблемага җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәк. Ә җәмәгатьчелек ни уйлый соң? Синең мәкаләгә, тапшыруга фикерләр булдымы?
Саша Долгов. Мәкалә “Азатлык” радиосында яңгырагач, www.matbugat.ru сайтында чыккач, җәмагатьчелек төрле фикерләр әйтте.
Мәсәлән, Ташкент исемле берәү болайрак яза: “Татарлар гомумән күчеп кайтучылар белән кызыксынмый. Бөтенесе дә безгә төкереп бирә. Матбугат чаралары бу мәсьәләне күтәреп чыкмый. Ә Русия дөнья буйлап урысларны гына эзли. Татарстанга аның газиз балалары кирәкми микәнни?”
Аңа каршы Ләйсән дигән кыз үз фикерен болайрак белдерә: “Безгә нәрсәгә сезнең турында кызыксынырга соң? Сез гомерегез буе тегендә җиңел тормыш эзләп йөргәнсез. Кайда тугансыз, шунда торыгыз инде. Гафу итегез, безгә үзебез турында уйларга кирәк”.
Ә Татарстан татары болайрак яза: “Тагын ничек хөрмәтләргә сезне, качаклар? Бишеккә ук салырга түгелме? Безнен әби-бабайлар, әти-әниләр колхозда таякка эшләп йөргәндә, өй түгел, сарай да сала алмаганда, сезнекеләр җылы якта җимеш ашыйлар иде”.
Римзил Вәли. Язган кешеләр шаярып та әйтәләрдер. Ләкин, шаярганда да күңелдәге сизелергә мөмкин. Димәк, әлегә җәмагатьчелекнең җитди һәм җирле үзидарә белән дәүләт фикере дә юк.
Саша Долгов. Киләчәктә Инеш авылындагы хәлләр Азатлыкта дәвам итәр. Биредә үзенчәлекле язмышка ия милләттәшләр яши.
Римзил Вәли. Чыннан да, сораулар күп. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты турында җирле үзидарә, район хакимияте фикерләрен дә сорашырга кирәк.
XS
SM
MD
LG