Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан яшен дәлилләүчеләр бүләк ала


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев республикада фән һәм техника өлкәсендәге хезмәтләр өчен 2008 елгы дәүләт бүләге бирү турында фәрман имзалады.

Фән һәм техниканың төрле тармакларында әлеге бүләккә ия булучылар арасында Казанга нигез салынуны дәлилләгән һәм аның тарихи–мәдәни мирасы үсеше баскычларын күрсәткән галимнәр дә бар.

Бу зур эшкә Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты мөдире, фәлсәфә фәннәре кандидаты Рафаил Хәкимов җитәкчелек иткән.

Казан дәүләт университетының археология һәм этнология кафедрасы галиме Әзһәр Мөхәммәдиев, Тарих институты галимнәре, Наил Нәбиуллин, Радик Салихов, Айрат Ситдиков (КДУ) һәм “Казан Кирмәне” музей тыюлыгы башлыгы Рамил Хәйретдинов та әлеге бүләккә ия.

Бу хакта “Республика Татарстан” газетасында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG