Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә киеренкелек арта


Афинaдa 15 яшьлек егетнең үтерелүеннән соң узган шимбәдә кабынып киткән каршылык чаралары бүген дә дәвам итә.

4 көн буена сузылган каршылык чаралары һәм бәрелешләрдән соң меңнәрчә протестчы бүген Афина урамнарына чыкты.

Грециядә глобаль икътисади кризис тәэсире белән хөкүмәткә каршы арткан ризасызлык ил буйлап зур каршылык чараларына әйләнде.

Кичә кич полиция белән халык арасында булган бәрелешләрдән соң Афина сугыш мәйданын хәтерләтә. Каршылыклар вакытында машиналар, кибетләр яндырылды. Әлеге вакыйгаларда дистәләгән кеше яраланды һәм бу каршылык чаралары ил икътисадына зыян китерә.

Һөнәрчеләрне яклау оешмалары кичә хөкүмәтнең чараларны туктату турында ясаган чакыруын кире какты. Oппозиция партиясе премьер-министр Костас Караманлисне урыныннан китәргә чакыра.

Хөкүмәттә коррупциянең артуы турындагы хәбәрләр һәм глобаль икътисади кризисның да тәэсире белән илдәге тормыш шартлары начарая барa. Бу да каршылык чараларының кабынып китүенә китерде. Моңа өстәп яшьләр оештырган каршылык чараларында 15 яшьлек бер егетнең үтерелүе киеренкелекне тагын да арттырды.

Егетнең үтерелүе турында исә, аның кешеләрне тарату максатында ачылган кисәтү атышларында үлүе белдерелә. Ләкин
шул ук вакытта eгетнең полиция тарафыннан махсус үтерелүе турында да фаразлар бар.

Афинaда каршылык чаралары бүген дә дәвам итә. Меңнәрчә протестчы полициягә каршы таш һәм янучы матдәләр ыргыта. Полиция каршылык чараларын туктату өчен күз яшьләрен чыгара торган бомбалар куллана.

Грециядә дәүләт һәм хосуси тармакларында эшләгән хезмәткәрләр, хөкүмәт алып барган икътисад сәясәтен, эшсезлек һәм азык-төлек бәяләренең артуына каршы простест белдереп, бүген ил күләменә 24 сәгатькә эшне туктатачагын игълан итте.

Хөкүмәтнең икътисад сәясәтен тәнкыйтьләгән һөнәрчеләр берлеге тарафыннан башланган эшне туктату карарының илдәге көндәлек тормышка зур зыян китерәчәк дигән фаразлар бар.
XS
SM
MD
LG