Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мумбаи һөҗүмендә гаепләнгән 2 кеше кулга алынган


Исламабад - Пакыстан хакимияте Мумбай һөҗүмнәренә бәйләнеше булуда шикләнелгән 2 кешенең кулга алынуы турындагы хәбәрләрне раслады. Пакыстан премьер-министры Йосыф Риза Гилани, Лашкәр-и Тайба сугыш төркеменең әгъзалары булган Зарар Шах һәм Зарир әр-Рәхман исемле 2 кешенең кулга алынуын һәм сораштыру эшенең дәвам итеүн белдерде. Һиндстан моннан элек Мумбайдагы һөҗүмнәр белән бәйле булуда шикләнелгән 9 кешенең исем һәм фотоларын Пакыстан хөкүмәтенә җибәргән иде.

Дәһли ягы 170 кешенең үлеменә китергән һөҗүмнәрдә Лашкар-е-Тайба төркемен гаепләп, аларның барсының да Пакыстанда яшеренүен алга сөрә. Пакыстан дүшәмбе көнне гаепләнгән кешеләрнең Һиндстанга тапшырылмаячагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG