Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсу татар кызы булуы белән горурлана


Күренекле җырчы Казанда “Туган Тел” дискын тәкъдим итәр алдыннан журналистлар белән очрашты.

“Минем уйлавымча, бу диск соңгысы булмас. Мин үземнең татар телен, сүзләрнең әйтелешен камилләштерәчәкмен. Хәзер мин аның өстендә эшлим. Киләчәктә дә яңа җырлар булачак”, диде Алсу үзе башкарачак татар телендәге җырларның киләчәге турында.

Беренче тапкыр ул татарча 2000 елда җырлаган булган. Ә Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү тантанасына килгәч, татарча диск та чыгарырга нияте барлыгын белдергән.

Гомүмән, Алсу сүзләренчә, ул үзенең татар булуы белән горурлана. Бигрәк тә Татарстанда һәм Башкортстандагы чыгышларым вакытында үземне бөтенләй башкача хис итәм, ди.

“Чын мәгънәсендә мине анда кешеләр кулларында йөртте. Аларга минем иҗатым якын. Алар минем татар кызы булуым белән горурлана. Мин үзем дә иң беренче чиратта милләтем белән горурланам. Әлеге дискны чыгаруга да әнә шул төп сәбәп булды. Ни генә булса да үземнең кем икәнлегемне беләм. Мин һәрвакыт нәсел-нисәбемне хәтеремдә тотам. Иртәме, соңмы бугенге көн килергә тиеш иде. Мин аңа бик озак килдем”, диде Алсу үзенең беренче дискы турында.

Бу “Туган тел” дип аталган дискка кергән җырларны Алсу Ренат Ибраһимов белән бергә язган. Алсу әйтүенчә, башкорт телендә башкарылган бер җыр да кергән. Әлеге альбомны сатудан килгән акча Алсу әтисе Ралиф Сафин белән бергә оештырган “Салават күпере” (“Радуга”) дип аталган хәйрия вакыфы аша балалар йортларына, ятимнәргә ярдәмгә тотылачак.

“Туганнар бу дискны көтте. Бигрәк тә әти, чөнки ул аның озак елларга сузылган зур хыялы иде. Алар бик канәгать. Әле ахырына кадәр язылып бетмәгән вакытта ук җырларны тыңлаткач, әти - әнием елаган иде”, ди Алсу.

“Пирамида” күңел ачу үзәгендә булачак әлеге дискны тәкъдим итү чарасына кадәр Татарстан мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат очрашуы вакытында, Алсу кайда гына үзенең концерты булмасын, һәрвакыт бер, я ике татар җырын башкаруы турында да әйтеп узды.

“Беләсезме, татар җырлары минем хитларым “Кышкы йокы” (“Зимний сон”), яки “Кайчакта” (“Иногда”) кебек үк җылы кабул ителә. Тамашачы сүзләрнең мәгънәсен аңламаса да көйнең матурлыгын, чын күңелдән башкарылуны тоя. Шуңа күрә чын күңелдән кабул итә”, ди Алсу.

Матбугат очрашуы вакытында Алсуның татарча “Сандугач” җырына төшерелгән клип турында да сүз булды. Аны август ахырында Кырымда язганнар. Алсуның бабасы ролен Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, ә җырчының кечкенә чагын Элина Сукач уйнаган.

“Бабасы дип исәпләнәм мин. Бу рольгә Таҗетдиновны да, Дунаевны да караганнар. Әтисе минем фотоны күргәч, бу минем әтигә ошаган дип, мине чакырдылар”, ди Равил Шәрәфиев үз гомерендә беренче тапкыр клипка эләгүе турында. Алсу иҗаты күңеленә якын икәнлеген дә яшерми.

“Миңа Алсуның иҗаты ошый. Хәзерге эстрадада вульгарлык бик күп. Ә Алсу үзенең чисталыгын, сафлыгын югалтмады”.

Алсу үзе дә, мин ихлас күңелдән һәрвакыт позитивны гына җиткерергә тырышам, ди.
XS
SM
MD
LG