Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай шәһәре прокурорын кем үтерткән?


Раил Сарбаев
Раил Сарбаев

Башкортстанның Сибай шәһәренең элекке ГАИ идарәсе җитәкчесе, әлеге вакытта төрмә җәзасын үтүче Нуриәхмәт Шаһиев Русия президентына мөрәҗәгать юллаган.

Әлеге хатында Нуриәхмәт Шаһиев 2003 елда Сибай шәһәре прокуроры Хәниф Карачуринны үтерүгә бәйле ачыклыклар кертә. Шушы җинаятьтә нәкъ менә Нуриәхмәт Шаһиевны һәм тагын ике кешене гаепләп хөкем иткәннәр иде.

Шаһиев шушы җинаятькә бәйле Башкортстанның хәзерге хөкүмәт рәисе Раил Сарбаевны да хөкем итү кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, прокурор Карачуринны үтертү өчен кешеләрне нәкъ менә Раил Сарбаев яллаган. Шул вакытта Раил Сарбаев Сибай шәһәре хакимияте башлыгы иде.

“Прокурор белән мөнәсәбәтләре кискен булуы аркасында, аның шәһәр мэры вазифасыннан төшерелү ихтималлыгы бар иде, шуңа күрә дә Раил Сарбаев безгә, куркытып-янап, Х. Карачуринны үтерергә боерды”, дип яза Шаһиев Медведевка хатында.

Нуриәхмәт Шаһиевның хаты Башкортстаннан Русия дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутатларга да барып ирешкән. Мисал өчен, депутат Морат Киекбаев әйтүенчә, 2003 елда Карачуринның үлемендә Раил Сарбаевның катнашы булуы турында халык арасында имеш-мимешләр киң таралган иде.

“Әмма без ул чакта шәһәр мэрының андый кыргыйлыкка баруына ышанмаган идек. Хәзер инде бу җинаятьне тәфсилле тикшерү таләп ителүе аңлашыла”, ди Киекбаев “Регнум” агентлыгына биргән әңгәмәсендә.
XS
SM
MD
LG