Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия премьеры итеп Столоян билгеләнде


Бухарест - Романия президенты Тараян Басеску бүген Теодор Столоянны илнең яңа президенты буларак билгеләде. Дөнья банкында югары икътисадчы булып эшләгән Столоян, моннан элек 1991-92 елларда да премьер булган иде. Либерал Демократлар партиясе әгъзасы Столоянның хәзер хакимият төзү өчен 10 көн мөддәте бар. Аның билгеләнүе, узган ай булган парламент сайлауларында хакимият төзү өчен җитәрлек тавыш җыя алмаган ике оппозициядәге Либерал демократлар белән Социал демократларнын бергә уртак хөкүмәт төзү өчен сөйләшүләр башлату вакытына туры килә.

XS
SM
MD
LG