Accessibility links

Гомуми кеше хокуклары декларациясенә 60 ел


БМОда декларация өчен тавыш бирер алдыннан
БМОда декларация өчен тавыш бирер алдыннан

Берләшкән Милләтләр Оешмасында кабул ителгән Гомуми кеше хокуклары декларациясенең 60 еллык юбилее халыкара дәрәҗәдә бәйрәм ителә.

Нәкъ 60 ел элек Берләшкән милләтләр оешмасы җир шарындагы барлык кешеләрнең кешелек дәрәҗәсен һәм төп хокукларын тану турында мөһим бер документ – Гомуми кеше хокуклары декларациясен кабул итте. Бу көннәрдә документның 60 еллык юбилее халыкара дәрәҗәдә бәйрәм ителә.

Икенче дөнья сугышыннан соң халыкара җәмәгатьчелек Наци Германиясе кылган вәхшилекләрне оныта алмыйча кешеләрнең төп хокукларын рәсми рәвештә тану турында килешә.

Ул чакта ук Франция һәм Кушма Штатлар кебек кайбер илләрнең кеше хокуклары турында үз хартияләре инде булган.

Әмма алар шул дәүләт чикләрендә генә калып, расага, җенесләргә яки сыйныфларга карамастан дөньядагы барлык кешеләрнең хокукларын таный алмаган.

Элеонор Рузвельт
1948 елның 10 декабрендә исә БМО Парижда үткән Гомуми җыенда зур күпчелек белән Гомуми кеше хокуклары декларациясен хуплый.
Декларацияне әзерләү өчен җаваплы комиссиянең беренче рәисе Элеонор Рузвельт җыенда катнашучылар алдында чыгыш ясый.

"Без бүген БМО тормышында да, кешелек тормышында да яңа чор бусагасында торабыз. Бу Гомуми кеше хокуклары декларациясе бар дөньядагы һәркем өчен халыкара Магна хартиясенә әверелергә мөмкин," - ди Рузвельт.



Магна хартиясе - 1215 елда Англия патшасы чыгарган Иреклекләр турында бөек хартия.

Гомуми кеше хокуклары декларациясе сүз, вөҗдан, матбугат, җыеннар үткәрү иреклекләрен, белем алу, эш, коллыктан һәм эксплуотациядән ирекле булып яшәү хокукларын ассызыклаучы 30 бүлектән тора.

Һиннес рекордлар китабына караганда ул дөньяда иң күп телгә тәрҗемә ителгән китап.

БМОның дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтүче Һюман Райтс Уотч оешмасы өчен адвокатлык мөдире Стивен Кроушау 60 ел эчендә бу декларациянең әһәмияте һич тә кимемәде ди.

"Бу гади эзәрлекләүләрдән алып йорт, белем алу, сәламәтлек салкау хокукларын башбаштаклык белән бозулар кебек төп нәрсәләр исемлеге. Бу Гомуми декларациядән башка безгә бик тә авыр булыр иде. Минемчә, Гомуми декларациянең булу бүген безнең өчен шул кадәр әһәмиятле булып кала," – ди Краушау.

Декларация - хокук яклаучыларның төп таянычы
Бу документ дөньяда кеше хокукларын яклаучы, күзәтеп торучы оешмаларга бик зур этәргеч бирде. Һюман Райтс Уотч кебек башка күп кенә хокук яклау оешмалары бу документны үзләренең нигез ташы дип таный.

Ул шулай ук тынычлык, тигезлек һәм гаделлек әләмен күтәргән халыкара төркемнәр төзүгә дә рухландыручы булды.

Европада кеше хокукларын һәм иминлекне күзәтүче төп оешма булган Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкиле Мартин Несиркий "Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының төп нигез ташы 1975 елда 35 ил тарафыннан имзаланган Һельсинки килешүе булды. Әмма Һельcинки килешүе үзе бик тә ныклы ташларга таяна, Гомуми кеше хокуклары декларациясе бәлки шуларның иң мөһимедер," - ди.

Декларациягә 60 ел тулу уңаеннан Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасындагы илләрнең тышкы эшләр министрлары узган атнада Һельсинки очрашуында тагын бер мәртәбә декларациядә әйтелгәннәргә тугрылык белдерде.

Декларация үзе мәҗбүри булмаса да, ул мәҗбүри халыкара кануннарның нигезендә
Гомуми кеше хокуклары декларациясе мәҗбүр итүче хокукый документ булмаса да, барлык әгъза илләрнең үтәве мәҗбүри булган БМО хартиясендәге "төп иреклекләр"не һәм "кеше хокуклары"н билгели.

Еллар үтү белән башка күп кенә халыкара документлар да шушы декларациягә нигезләнде һәм бу декларация халыкара хокукның аерылгысыз бер өлешенә әверелде.

Лондондагы халыкара кеше хокуклары адвокаты Билл Боуриң "Бу документның үтәлүе мәҗбүри булмаса да, ул барлык дәүләтләр мәҗбүри үтәргә тиешле гади халыкара каннунарны чагылдыра дип санала. Кеше хокуклары турында, хатын кызларга карата, расистик дискриминацияне бетерү турында, яки балалар хокуклары турында шуннан соң барлыкка килгән барлык килешүләр Гомуми декларациягә таяна. Ул төп нигез," – ди.

Декларацияне тәнкыйтләүчеләр дә бар

Кайберәүләр бу документ күпләр тарафыннан аерылгысыз хокук дип саналган сугышларда катнашмау хокукын искә алмый диләр.

Икенче берәүләр исә үтәлүе мәҗбүри булмаган бу документ тешсез булып кала, кайбер БМО әгъзаларына аны бернинди җәзасыз бозу мөмкинлеге бирә ди.

Пакстан, Согуд Гарәбстаны кебек илләр исә бу документ бездәге мәдәни йолаларны, ислам кагыйдәләрен искә алмый ди.

Әмма Һюман Райтс Уотч вәкиле Кроушау бу һөҗүмнәр Гомуми кеше хокуклары декларациясенең ни кадәр ныклы булуын гына күрсәтә ди.

"Аны яңадан язарга, төрле сәбәпләр белән кайбер өлешләрен кыскартырга теләүчеләр һәрчак булды. Әмма чагыштырмача гади бер декларациянең вакыт сынавын үтүе дә гадәттән тыш нәрсә ди," - Кроушау.
XS
SM
MD
LG