Accessibility links

Дипломсыз депутат


Сибайда Русия парламенты депутаты Андрей Назаровның җәмәгатьчелек кабул итү бинасы янында каршылык чарасы узган иде.

Анда аны депутатлыктан чакыртуны таләп иттеләр. Шуннан соң депутат бу канунсыз чара уңаеннан эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Русия эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре ул канунсыз каршылык чарасын Баймак районы Юмаш касабасы башы Байегетов һәм Сибай педагогия көллияте студенты Фәйзуллиннар оештыруын ачыклаган. Аларга штраф чәпәгәннәр. Шулай ук вакытында бу чараны куып таратмаган өчен Сибай милициясе түрәләре дә җаваплылыкка тарттырылачак. Каршылык чарасының төп заказчысы һәм иганәчеләре ачыклана.

Радий Хәбиров кешесе буларак эзәрлекләнгән Андрей Назаровның яңа гаепләрен таптылар. Баксаң, аның Казакъстан икътисад университетын тәмалавы турындагы дипломы ялган булып чыккан. Назаров 2006 елда кандидатлык диссертациясе дә яклаган булган. Канунга ярашлы, ул да гамәлдән чыгарылырга тиеш. Шулай ук Назаров, канунга ярашлы, депутат этикасын бозуы өчен дә җавап бирергә тиеш.
XS
SM
MD
LG