Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә эш ташлау чарасы бетте, әмма чуалышлар дәвам итте


Грециядә 24 сәгатьлек эш ташлау чарасы тәмамланды, әмма тәртипсезлекләр дәвам итә. Афинда бүген яңадан радикаль карашлы студентлар һәм полиция белән бәрелешләр булып алды. Аңарчы чуалышлар Солоники каласында булган иде.

Каршылык чарасы үткән шимбәдә башланып китте. Аларга Афиндагы полиция хезмәткәренең яшүсмер малайны атып үтерүе этәргеч бирде. Бу чаралар һөнәр берлекләре чаралары белән бергә үтте.

Греция премьер-министры Кастас Караманлис иминлекнең тәэмин ителүенә һәм кеше милкенең саклануына вәгъдәләр биргән иде. Бу чаулышлар илгә зур икътисади зыян китерде.
XS
SM
MD
LG