Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев үлеме хәбәре өчен гаепләү белдерелде


Татарстан президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазинга Минтимер Шәймиевның үлеме турында хәбәр таратканы һәм китабында китерелгән мәгълүматлар өчен гаепләү белдерелде.

Аны ялган хәбәр таратү һәм кешенең шәхси тормышы кагылсызлыгын бозу мәтдәләре белән җаваплылыкка тартмакчылар.

Моңа, Шәймевнең мөрәҗәгате сәбәпче булган дип хәбәр ителә. Татарстан президенты, Мортазин үзенең интернет сәхифәсендә һәм китабында аның турында ялган, дәрәҗәне төшерә торган, шәхси тормышына кагылышлы мәгълүматларны таратты дип шикаять иткән булган, дип яза Коммерсант газетасы.

Ирек Мортазин Казаннан читкә чыкмау турында рәсми кагазьне имзалаган. Аңа карата ачылган җинаять эшләре берләштерелгән. Эшләрнең берсе 14 сентябрьдә ачылган булган. Аңа Ирек Мортазинның интернет сәхифәсендә, Шәймиев үлеме турында хәбәрләр чыгуы хакында язып чыгуы сәбәпче булды.

3 декабрьдә Прокуратураның Тикшерү комитеты Татарстан президентының гаризасын караганнан соң, Мортазинның "Минтимер Шәймиев : Татарстанның соңгы президенты" китабы нигезендә шул ук мәтдәләрне бозуда гаепләп тагын бер җинаять эшен ачты.

Шушы берләштергән эш нигезендә Мортазиннан сорау алганнар, ул мәгълүмат таратмау турында килешүне имзалаган, шуңа күрә аңлатмалар бирә алмады, дип яза Росбалт агентлыгы.


XS
SM
MD
LG