Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алга, Түбән Камага, аннан Ерак Көнчыгышка


Эшсез калган КамАЗ эшчеләренә менә шушы җирләрдән эш тәкъдим итәләр.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова 2009 елда КамАЗ-да 6701 кеше кыскартылачак, дип белдерде. Шушы уңайдан КамАЗ ширкәте кризис вәзгыятен бераз булса да җиңеләйтү юлын эзли.

Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендәге “Камабаштөзелеш” компаниясе директоры Валерий Самилов белән КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин килешү төзегән. Аның буенча КамАЗда вакытлыча яки бөтенләй эшсез калган 2000 кеше Түбән Кама төзелешендә эшли ала. Биредәге оста куллы төзүчеләр аена 40 мең сум хезмәт хакы ала икән.

Чаллы - Түбән Кама арасы 45 чакрым. Ерак Көнчыгыш ширкәтләре дә эшсез калган КамАЗлылар белән кызыксына башлаган һәм төрле эш тәкъдим итәләр. Әлегә мондый тәкъдимнәргә кызыгучылар күренми. Шулай да, КамАЗдан кыскартылганнардан 30-лап кеше Түбән Камада вакытлы эшкә урнашып йөрүләре турында мәгьлүматлар бар.

XS
SM
MD
LG