Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә Европа Берлеге саммиты башлана


Саммитның игътибар үзәгендә икътисади төшенкелек шартларында глобаль җылыну мәсьәләре торачак. Европа Берлегендә рәислек иткән Франция президенты Николя Саркози, Европа илләре һавага күмер газын чыгаруны киметү турындагы чаралар планын яклап чыгар, дип өметләнүен белдерде.

Кайсыбер илләр, климат үзгәрүе белән көрәш уңаеннан кертелгән чикләүләрне йомшартырга чакыра. Алар бу чикләүләр кыйбатка төшәчәк, дип белдерә.

Шул ук вакытта Европа берлеге җитәкчеләре икътисадларны тотрыкландыру өчен 260 миллиард долларлык ярдәм бүлеп бирү турында карарны раслар дип көтелә. Саммитның игътибар үзәгендә икътисади төшенкелек шартларында глобаль җылыну мәсьәләре торачак. Европа Берлегендә рәислек иткән Франция президенты Николя Саркози, Европа илләре һавага күмер газын чыгаруны киметү турындагы чаралар планын яклап чыгар, дип өметләнүен белдерде.

Кайсыбер илләр, климат үзгәрүе белән көрәш уңаеннан кертелгән чикләүләрне йомшартырга чакыра. Алар бу чикләүләр кыйбатка төшәчәк, дип белдерә.

Шул ук вакытта Европа берлеге җитәкчеләре икътисадларны тотрыкландыру өчен 260 миллиард долларлык ярдәм бүлеп бирү турында карарны раслар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG