Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстәгафирулла!


Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы вәкилләре Башкортстан президенты утырган республика йортын камап алганнар.

Бәйсез ufagub.org сәхифәсе хәбәр итүенчә, 9 декабрьдә кичен Русия эчке эшләр министрлыгының эчке иминлегенә караган махсус көчләре һәм яңа гына билгеләнгән Башкортстанның эчке эшләр министры Игорь Алешинга буйсынган структуралар Башкортстан президенты утырган республика йортын камап алганнар һәм Башкортстан президентын саклаучыларны коралсызландырганнар. Шуннан соң Башкортстан президенты сагына караган бүлмәләрдә тентүләр үткәрелгән.

Тентүләр барышында сак хезмәтенә караган барлык компьютерлар алынган, рәсми теркәлмәгән кораллар да табылган. Әмма, иң ушны алганы – тентүләр барышында Башкортстан президенты сагының кешеләрнең телефон, кесә телефоны һәм радио аша сөйләшүләрен тыңлый торган берничә йөз миллион сумлык махсус техника белән җиһазландырылуы ачыклануы, диелә хәбәрдә.

Әлеге вакытта, диелә анда, хокук саклау органнары компьютерлардагы мәгълүматларны өйрәнәләр, Башкортстан президентының сак хезмәте гамәлләрендә җинаять кодексын бозу барлыгы-юклыгын тикшерәләр.

XS
SM
MD
LG