Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:53

Русия премьер-министры Владимир Путин чит илдән килеп эшләүчеләргә эш рөхсәте бирүне киметү турында карар имзалады.

Ул узган атнада телевидение аша сорауларга җавап рәвешендәге чыгышында мондый адымның илдә финанс кризисы нәтиҗәләрен киметергә ярдам итәчәген әйткән иде.

Таҗикъстанда җәгърәфия укыган Шәрифбәк Садретдинне андагы эшсезлек һәм фәкыйрлек берничә ел элек Мәскәүгә килеп кара төзелеш эшләренә мәҗбүр иткән.

Ул Үзәк Азия һәм Кавказдан килгән башка шундый төзүчеләр белән бергә эшли. Аена 14 меңләп сум акча ала. Шуның зур өлешен Таҗикътанда калган гаиләсенә җибәрә.

Әмма Путин имзалаган чит илдән килеп эшләүчеләр квотасын яртылаш киметү турындагы карардан соң ул эшен югалтырга да мөмкин.

"Бик авыр булачак. Үзебезнең илдә эш юк. Гыйнвардан соң ни булыр, алга таба кешеләр ничек яшәр – белмим," – ди Садретдин.
10 ел буе дәвам иткән икътисадый үсештән соң, Русиягә дөнья финанс кризисы китереп бәрде. Хезмәткәрләр санын киметүләр башланды, акча җитмәү сәбәпле кайбер төзелеш проектлары туңдырылды.

Ачуы чыккан халык илдәге икътисадый проблемалар өчен Шәрифбәк кебек читтән килеп эшләүчеләрне гаепли. Ә читтән килгәннәр исә Русиядә 10 миллионлап исәпләнә.

Русиядә читтән килгәннәргә каршы чаралар
Узган берничә атнада Русиядә читтән килүчеләргә каршы берничә көчле чара оештырылды.

Хакимияттәге "Бердәм Русия"нең яшьләр канаты булган "Яшь гвардия" активистлары бу атнада Русидәге һәр икенче мигрантны илдән куарга чакырып урам җыены үткәрде. Алар "Без русларны яклыячакбыз" һәм "Безнең ил, безнең эш" исемле шигарьләр күтәргән иде.

Бу төркем төзелеш урыннарында рөхсәтсез эшләүче чит ил кешеләрен эзләү чаралары оештыруны да тәкъдим итте.

Башка радикал сугышчан төркемнәр исә читтән килеп эшләүчеләргә каршы үзләренчә көрәшә. Алар Үзәк Азиядән яки Кавказдан килгәннәрне имгәткәнче кыйнаулар яки үтерүләр аша эш итә.

Чәршәмбе көнне генә Мәскәү урамнарындагы чүп савытында үтерелгән яшь бер таҗикның башы табылды.

Эхо Москвы радиосы Путинның телевидение аша сорауларга җавап рәвешендәге чыгышында Русиягә читтән килеп эшләүчеләр, аларның җирле халыкны эшсез калдыруы хакындагы сорауның да хакимият тарафыннан оештырылган сорау булуын ачыклавы турында белдерде.

Мигрант эшчеләр - аеруча арзанлы эш куллары
Күпчелек Үзәк Азия илләре ватандашларына Русиягә килү өчен виза кирәк түгел. Әмма Русиягә килү белән алар рәсми эш таба алмый. Чөнки эшкә алучыларның күбесе салымнар түләргә, алар өчен эш рөхсәте алырга теләми.

Шәрифбәк хөкүмәтнең читтән килеп эшләүчеләр квотасын киметү турындагы карары Мәскәүдәге мигрант эшчеләрне гаделсезлек турында уйга салды, мигрантлар эшләгән эшне күпчелек русиялеләр эшләргә теләми ди.
Светлана Ганнушкина

Мигрантлар мәсәләсе белән шөгылләнүче хокук яклаучы Светлана Ганнушкина "Руслар мондый акчага һәм мондый шартларда эшләми. Безгә квалификациясез эшчеләр килә. Алар тиеннәр алып эшли. Бу бик тә отышлы хезмәт куллары. Аларны канунсыз рәвештә эшләтү тагын да отышлырак," – ди.

Мигрантлар квотасын киметү кризисны җиңеләйтерме?
Мигрантлар белгечләре читтән килеп эшләүчеләр санын планлаштырылганча киметү Русиядәге тирәнәя баручы икътисадый кризисны җиңеләйтүгә әллә ни ярдам итмиячәк ди.

Кайберәүләр фикеренчә, бу карар киресенчә, читтән килгәннәрне тагын да ныграк яшеренеп эшләргә мәҗбүр итәргә мөмкин.

Мәскәүдәге Таҗик мәдәни үзәге башлыгы Богъшоһи Лашкарбәк "Чикләүләргә карамастан, күпчелек ширкәтләр элеккечә мигрантларны эшкә алуны дәвам итәчәк. Бу квоталар салым түләргә теләмәүче эшкә алучыларга файдалы түгел. Бу карар Мәскәүдә рөхсәтсез мигрантлар санының артуына китерәчәк. Таҗиклар эллекегә караганда да күбрәк җафа чигәчәк. Мөмкинлек чыккан саен алардан штраф түләтәчәкләр. Эшкә алучылар исә җәзасыз кала бирәчәк," – ди.

Яңа чикләүләр җәмәгатьчелеккә илдәге икътисадый кыенлыклар өчен мигрантлар гаепле дигән ишарә булып Русиядәге болай да көчле ксенофобияне тагын да кыздырып җибәрә.
Галина Кожевникова

Русиядәге радикал һөҗүмнәрне күзәтеп баручы Сова төркеме вәкиле Галина Кожевникова "Хәзерге вакытта матбугатта мигрантларга каршы кампания алып барыла. Янәсе аларны күпләп эштән чыгаралар һәм эштән куылганнар үз илләренә кайтып китәсе урынга төркем-төркем булып урамнарга чыгып мескен русларны үтерә. Моның Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә дә ныклы яклануы курку таратуны тагын да кыздыра. Болар барысы да көч куллануның артуына китерәчәк," – ди.

Сова исәпләүләренә караганда, быел Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә 84 кеше үтерелгән, 360-тан артык кеше яраланган.

XS
SM
MD
LG