Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанатары да Бәдретдинова кебек


Илсөя Бәдретдинованың әлегә рәсми сайты булмаса да, интернетта фан-төркеме бар.
Илсөя Бәдретдинованың әлегә рәсми сайты булмаса да, интернетта фан-төркеме бар.

Илсөя Бәдретдинованы интернеттагы фанатлары кыю һәм туры сүзле булганы өчен ярата.

Әңгәмәдәшебез үзен интернетта: "Мин Nail Tatar", дип таныштыра. "Наил" дип түгел. Фамилиясен дә әйтергә теләми. Ул интернет өчен шундый кушамат алган. “Чөнки мин татар халкын бик яратам”, ди ул.

Ихлас ярату

20 яшьлек студент Nail Tatar милләтен генә түгел, татарча музыканы да ярата. Нинди музыка яратканын сизәсездер инде: ихлас, гаделлек өчен көрәшүче милли җанлы җырыларны ярата. Андыйлар рок башкаручылар арасында шактый икән. Аларны "альтернатив музыка" дип тә атыйлар. “Татарга ирек рухы бик кирәк. Шундый рухны бирүче җырларны яратам. Алар заманча да, татар телендә дә булырга тиеш. Шуңа күрә тормышымны "IttifaQ", "Ismail", "Alqanat" җырларыннан башка күз алдына китерә алмыйм”, ди Nail Tatar.
Юллар кисешкән Party

Бу нисбәттән ул пәрәвездә андый музыканы Үзәк Party cайтыннан ала ала. Анда шулай ук “Alqanat”, “Azan Project”, “Җәмилә”, “IttifaQ”, Мубай, Зөлфия Камалова, KGB кебек төркемнәрне дә тыңларга була. “Хәзер интернетта сыйфатлы татар музыкасын табарга була”, ди Nail Tatar да. Шул исәптән Vkontakte.ru системасында да татар җырчылар иҗатын табарга кулай, башка җанатарлар белән аралашырга мөмкин, ди.
Халыкчанын сайлап алган

Шул Vkontakte.ruда Nail Tatar Илсөя Бәдретдиновага багышлап фан-төркем оештырган. 150 чамасы кеше катнаша. “Без башка төрле җанатарлардан кыю, хөр фикерлелек белән аерылып торабыз. Җырчы нинди, аны яратучылар да шундый“, дип саный ул. “Шылдыр-былдыр җырламый ул. Аның һәр сүзе мәгънәле. Бәдретдинова чынбарлыкны сөйли, гаделлекне яклый. Ул ачыктан-ачык авыл халкының авыр тормышы, түрәләрнең караклыгы, эчкечелек, фәхишәлек проблемалары турында җырлый. Җитәкчеләрдән курыкмый. Халык аны ярата”, дип әйтә Nail Tatar.

Илсөя Бәдретдинова турында сүз чыкса, җанатар тыныч кына сөйли алмый. Ул рухланып җыр сүзләрен кабатлый. “Президентка хат”, “Өметсез юл” кебек җырларны яттан белә. Бәдретдинова иҗатына мөкиббәннәр, сүзләргә аерым игътибар итә икән. Аларның бер өлешен сүзләр авторы Илфак Шиһапов сайтыннан алып була.
Мәликә генә икеләтә "бәхетле"
Ә Мәликәнең рәсми сайты да, фан-сәхифәсе дә эшләп тора.
Nail Tatar башка танышлары кебек үк, буш вакыты булганда башка татар җыр сайтларын да күзәтә. Әйтик, Bulmas.ru дан ул татар җыр текстларын алырга була. Моң сөючеләрне Nail Tatar Aidar.ru яки Gabdelfat.ru кебек поп-йолдызлар сәхифәләренә дә чакыра. Үзе Idelia.ru сайтын яхшы, дип бәяли. Ә менә ул яраткан Aifara.ru сайты ябылган.

Ул яктан җырчы Мәликә генә аеруча бәхетле ул. Аны рәсми сайты Malica.ru да, фан сайты Malica.narod.ru да эшләп тора.

“Ә менә Илсөя Бәдретдинованың әлегә үз сайты юк. Ул хәтта e-mail дә укымый, вакыты юк аның. Әмма киләчәктә, сайты булыр, дип өметләнәм. Мин моны бик телим”, дип сөйли җанатар.
Бер җырчы гына түгел
Nail Tatar милли җанлы булганга, сәяси сайтларны да бик ярата. “Иң беренчесе мин azatliq.org ка керәм. Аннан сәяси һәм милли яңалыкларны укыйм. Шулай ук “Азатлык” берлеге һәм Тәлгать Әхмәдишинның Azatlyk.com сайты да миңа ошый. Ул бик кыю сайт. “Иттифак” партиясе, Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар да интернетта эшчәнлек алып бара. Аеруча блогларда. Башкалар да бар. Эзләүче, теләүче аларны таба ала. Шулай ук Vkontakte.ru даирәсендә дә төрле милли темаларга аралашып була”, дип сөйли ул.
XS
SM
MD
LG