Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:05

Татар телендә белем бирү кимегәннән-кими бара. Милли компонент тирәсендә көрәш дәвам итә.

“Милли компонентның бетерелүе турында сүз чыгуга татар телен укытуга караш үзгәрде – мәгариф идәрәсе тарафыннан ул кысрыклана башлады”, дип зарланды Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән районы бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова. Чистай районы вәкиле моннан дистә еллар элек ачылган татар мәктәпләренең урысныкына әверелүен ачынып сөйләде.

Гомумән, Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында узган Бөтендөнья татар конгрессының Татар мәгарифе һәм фән комиссиясе утырышында соңгы елларда милли белем бирү өлкәсендә артка чигенү күзәтелүе ассызыкланды.

“Мәскәү бик күп дәлилләр китереп сөйли, ә безнең чыгышларыбыз һаман да елауга әйләнеп кала. Без әле Мәскәүгә ныклы аргументлар китерергә әзер түгел”, диде Татарстан хөкүмәте вәкиле Фирая Шәйхиева.

Билгеле булганча, соңгы көннәрдә милли төбәк компоненты турында Казанда бик күп җыелышлар узды. Дәүләт Шурасында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев катнашлыгында һәм Мәгарифне үстерү институтында үткән утырышларның икесендә дә Русия мәгариф проблемалары фәнни үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко милли төбәк компоненты бетерелүен яклап “көчле” чыгышлар ясады. Һәм нәкъ шул чыгышларга таянып әйтте Шәйхива “Мәскәү дәлилләре” турында.

Taтар дәүләт һуманитар-педагогика университеты ректор урынбасары Фираз Харисов(с), Татарстан фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Азат Зыятдинов, Татарстан хөкүмәт вәкиле Фирая Шәйхиева, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин да еш кына Мәскәүгә барып, урыс белгечләре арасында милли белем бирүне якларга туры килүен сөйләде. Шул ук вакытта ул татар теле укытылышының Татарстанда киметелүе кайвакыт бер нигезсез булуына басым ясады. Кайбер татар мәктәпләрендәге укучыларның урыс мәктәбенә күчерелүе шуңа мисал булып торуын әйтте ул.

“Әгәр 2004 елда барлыгы 712 татар мәктәбе булса, хәзер аларның саны 490га гына калды”, диде Мостафин.

Моннан тыш ул этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең дә азаюын белдерде. Аларның саны 2003 ел белән чагыштырганда 600 тирәсе кимегән.

Мәскәүнең 1186нчы этномәдәни компонентлы мәктәп директоры Лемма Гирфанова япмасыннар өчен бер сыйныфта 25 укучы булырга тиешлеген әйтте.

“Мәскәүдә бездән шуны таләп итәләр. Ул санны ничек тә булса азайтуга ирешергә кирәк. Чөнки 25тән дә азрак бала булса сыйныфны ябалар. Без быел төрле хәйләләргә барырга мәҗбүр булдык”, диде мәктәп җитәкчесе.

Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының ректор урынбасары Фираз Харисов милли компонент стандарты бетерелүеннән тыш, татар мәгарифенә киләсе елдан тагын бер куркыныч янавын әйтте.

“2009 елдан башлап югары уку йортлары өчен 2 баскычлы уку кертелә – бакалавриат һәм магистратура. Ә баклавриат бер белгечлекне генә әзерләүне күздә тота. Әгәр хәзер татар теле янына инглиз телен кушабыз икән, киләчәктә ул мөмкин булмаячак. Моннан тыш, бер ел элек Санкт-Петербург галимнәре “туган тел” (“родной язык”) дигән бакалавриат стандартын эшләгән һәм аны Русия мәгариф министрлыгы раслаган. Әмма ул стандарт “Туган тел (“родной язык”) һәм психолингвистика” дип атала. Психолингвистика ул бик катлаулы фән һәм аны ни өчендер туган телгә кушканнар. Ә әдәбият бөтенләй кертелмәгән. Шулай итеп, киләчәктә татар әдәбияты укытучылары бөтенләй әзерләнмиячәк дигән сүз. Шул ук вакытта бакалавриатта “Урыс теле һәм әдәбияты” дигән стандарт каралган”, дип белдерде Фираз Харисов.

Ул хәзер бу өлкәдә Башкор педагогика университеты белән бергәләшеп эшне алып баруын, әмма әлегә мәсьәләнең хәл ителмәгәнен әйтте.

XS
SM
MD
LG