Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Даймлер" "КамАЗ"ның 10% алу турында килешү имзалады


Бүген Мәскәүдә "Даймлер" һәм "КамАЗ" ширкәтләре, "Русия технологияләре" ширкәте, "Тройка Диалог" компаниясе килешү имзалады. Алман ширкәте 250 миллион долларга "КамАЗ"ның 10% хиссәсен ала. Хәзер "Даймлер"ның "КамАЗ"ның директорлар шурасында бер урыны булачак.

"КамАЗ" ширкәте башлыгы Сергей Кагогин Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында,
"Даймлер" КамАЗның җитештерү мөмкинлекләрен, таралу челтәрен файдалана алачак, диде. Моңа җавап йөзеннән "Даймлер" "КамАЗ"га яңа технологияләрне алып килергә тиеш була.

Кагогин эш урыннарын кыскарту турындагы сорауларга да җавап бирде.Ул, финанс кризис шартларында ширкәт инде 3 мең эш урынын кыскартты, диде. Алга таба тагын бер кыскартулар дулкынын булырмы, юкмы, беренче квартал нәтиҗәләре күрсәтәчәк, диде "КамАЗ" ширкәте башлыгы Кагогин.

XS
SM
MD
LG