Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динне алмаштырган өчен - үлем


Сабатина Джеймс
Сабатина Джеймс

Сабатина Джеймсның бер генә теләге бар, ул кеше хокуклары декларациясенең үтәлүен тели. Ә аны Европада Шаригать кануннары белән хөкем итмәкчеләр

Быел мәшһүр Кеше хокуклары декларациясенең кабул ителүенә 60 ел тула. Шушы көннәрдә чышыгы белән Пакыстаннан булган Австрия кешесе Сабатина Джеймс радикаль ислам һәм халыкара кеше хокуклары стандартлары арасындагы каршылык уртасында торып калды. Исламнан христиан диненә күчкәннән соң, ул атасыннан һәм Австрия хакимиятләреннән качып йори.

Динне алмаштырган өчен – үлем

Сабатина Дҗеймс ( исеме үзгәртелгән), Линц каласында туып үскән. Бер заман ул исламнан христан диненә күчәргә була, әмма моңа атасының җавабы каты була. Ул ике атнадан исламга кайтмасаң, үләсең дип әйтә.
“Ул ике атнадан мин яңадан мөселманга әверелмәсәм, мин үләчәкмән, диде. Әти янында дусты бар иде, ул : “ Сабатина, син бит әйбәт кыз, син мине бурычымны үтәргә мәҗбур итмәсең бит?”,- диде. Ул миңа, әтиең булмаса, ул мине үтерәчәк дип әйтергә теләде.”- дип искә ала Сабатина.

Аның тарихы ислам кагыйдаләре һәм көнбатыш хокуклары арасында каршылыкның арта баруын күрсәтә. Алар дөньяда иң популяр Декларациянең төп нигезләре – дин һәм воҗдан иреге, динне алмаштыру хокукына килеп тоташа.

Ислам дөньясы моның белән килешми. Ислам дөньясының үзенең хокуклар декларциясе бар. Монда иң кызыгы, Көнбатыштагы хокуклардан аерым документ булуы түгел, ә Шаригать кагыйдаләренең Көнбатыш демократиясе илләрендә мөсельман ватандашларга карата кулланылуы, яки кулланышына юл куелуы.

Сабатина хәзер Германиядә, полициянең сак астында яши. Әтисе үлем белән янагач, ул хакимиятләргә ярдәм сорап мөрәҗәгат иткән булган. Әмма Австрия полициясе аңа кире исламга кайтырга тәкъдим иткән.

“Мин полициягә килдем дә, минем атам мине үтерергә җыена, дидем. Мин аларга ниләр булганын сөйләп бирдем һәм полиция кешесе миңа беләсезме нәрсә диде? “Нигә сез яңадан исламга кайтмадыгыз? Бу очракта проблемагыз булмас иде. Нигә сез боларны эшләргә булдыгыз? Аллага ышанасызмы, Христоскамы, бу мөһим түгел”- диде. Минем өчен бу мөһим һәм мин ислам кануннары гамәлдә булмаган илдә яшәгән идем. Нигә бу кешеләр минем әти-әнием ягына басты?”- дип гаҗәпләнә Сабатина.

Исламнан башка дингә күчкән өчен Европада әлегә бер кешенең дә үтерелүе турында билгеле түгел. Мондый янаулар, ислам илләрендә үзләрендә бик кулланылмый, кайсебер илләрдә тыелган. Ул Осман империясендә тыелган булган, әмма Согуд Гарәбстаннында, Иранда моның өчен җаваплылыкка тартачаклар, Пакыстан һәм Әфганстанда да динне алмашытырган кешегә шактый куркыныч яный.

Шаригать кануннары Европага үтеп керде

Еш кына Европада ислам кагыйдаләре һәм җирле кануннар арасында килеп чыккан каршылыклар алдында югалып калалар. Мөселманнар саны инде 50 миллионга җиткән дип санала. Кайбер мәхкамәләр, дини җитәкчеләр, чиновниклар, никах, аерылышу, финанслар мәсәләре кебек өлкәләрдә ислам кагыйдаләрен кабул итәргә риза булуын күрсәтте. Быел Кентербери архиепископы Роэен Уилямс гаилә һәм финанслар мәсьәләләрендә Шаригать кунуннарын кулану котылгысыз булырга мөмкин дип белдергән иде. Британия премьер-министры Голдан Браун “Британия кануннары Британия кыйммәтләренә нигезләнергә тиеш”, - дип дини җитәкчегә каршы чыкты.

Үткән елда, Германиядәге хөкемдар, Морроккодан килгән иммигрант хатын-кызның шикаятен канәгатьләндермәде. Ул хатын-кыз ире кыйный, үтерергә тели дип кыска вакыт эчендә аерылу рөхсәтен сораган. Хөкемдар эшне караганда, Коръәндә ир кеше, хатынын кыйный ала дип аңларга мөмкинлек биргән мәтдәне әзләп тапкан һәм шикаятен кире каккан.

26 яшлек Сабатина Европада басым астында яшәгән хатын-кызларны яклаучы оешмагага килгән. Аның сүзләренчә, Европада, бик күп мөселман хатын-кызлар Көнбатыштагы кеше хокукларыннан файдалана алмый.


Мондый хәлнең меңләрчә тапкыр булганы бар, алар Германиядә. Австриядә генә түгел, бөтен җирдә шул ук хәл. Безнең оешмада Пакысттанан килгән хатын-кызлар бар. Алар чын мәгънәдә кол булып яшәгән, хакимиятләр аларга караганда, аларны җәберләүчеләргә ярдәм иткән.

Төбәк үзенчәлекләре

Согуд Гарәбстаннынан кала күпчелек мөселман илләр Кеше хокуклары декларациясен 1948 елда таныды. Әмма аннан читләшергә тырыша. 1981 елда ислам илләре үзләренең Декларациясен кабул итте. Аннан соң 1990 елда Кеше хокуклары турында Каир декларациясе кабул ителде, 1994 елда Гарәб кеше хокуклары хартиясе барлыкка килде. Аны 7 гарәб дәүләте таныды, бу харта үткән елның мартында гамәлгә керде.

Ислам илләрендә барлыкка килгән чикләүләр күбесенчә, хатын-кыз хокуклары, җыелу һәм дин иреге, җәберләүләр һәм балаларны үтерү кебек мәтдәләргә кагыла. Ислам илләренең кеше хокуклары турындагы кануннар, Гомум кеше хокуклары декларациясе һәм БМОның документлары белән чагыштырганда бу хокукларны чикли.

Моселман хартияне язучылар, ул 1993 елда Венада кабул ителгән шундый ук документка туры килә дип белдерә. Бу декларация универсал кеше хокуклары декларациясе төп нигезләрен кабул итеп, төбәк үзенчәлекләренә дә урын калдырган. Гарәб хартиясен язучылар, бу документ кеше хокуклары декларациясенең һәм шаригатнең бер берсенә туры килүен күрсәтә.

Көнбатыштагы белгечләр, хатын-кызлар хокуклары турында борчылу белдергән вакытта, мөселман илләре үзенең кеше хокукларын булдыра. Сабатина исә 60 элек кабул ителгән хокуклар җыелмасы һәм көнчыгыш арасында компромисс булуын ышана.

“Без моселманнарга әйтергә тиешбез, әгәр алар Европага килә икән. Без сезне күрергә шат, әмма безнең кануннарыбыз бар һәм сез аларны үтәргә тиеш, яки өйләрегезгә кайтып китәсез. Бу рассачалык түгел. Бу кеше хокукларын яклау.”- ди ул.
XS
SM
MD
LG