Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:42

Дөнья татар конгрессы башкарма комитетының Русия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар оешмалары җитәкчеләре катнашында утырышы үтте.

Мондый утырыш һәр ел азагында үткәрелеп килә. Үзенә күрә башкарылганнарны барлау һәм алда торган проблемаларны чишү өчен ниндидер юллар табу чарасы да булып тора ул. Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров үзенең чыгышының башында ук диярлек Русия тарафыннан татарның икенче яңагына да сугуы турында әйтеп узды.
“Әле генә Русия дәүләт думасы тарафыннан федераль автономияләр турындагы канунга керткән үзгәрешләр өлгесе (проект) икенче яңагыбызга тондыру булды. Бүген бу кануннан 19-нчы матдәне, ягъни милли мохтариятләрне болай да ярым-йорты финанслауны алып ташлау тәкъдиме инде җирле парламентлар карамагына төшерелде.
Монда сүз, мәсәлән, сабантуйларны һәм башка зур милли-мәдәни чараларны максатчан финанслауны федераль һәм төбәк бюджетыннан җирле бюджетларга күчерү турында бара. Ә аларның мөмкинлеген сез үзегез яхшы чамалыйсыз. Турысын әйткәндә, федераль үзәк милләтләр мәнфәгатьләре турында соңгы вакытта хәтта декларатив рәвештә дә сүз алып барудан туктады. Әйтерсең лә, бу проблема илдә бөтенләй юк”.
Билгеле булганча, татарның бер яңагына алдан сугылган иде инде. Мәгарифтәге милли мәдәни компонентны бетерү турындагы канунны конгресс башлыгы әнә шулай бәяли. Русиянең милли сәясәте, бар ди Закиров, һәм аның төп максаты Русияне бер милләтле, бер динле дәүләт итү.
2010 елда булачак халык исәбен алу уңаеннан да Русия кабат әллә нинди хәйләле юлларга барырга мөмкин. Үткән җан исәбе вакытындагы кебек татар милләтен таркату һәм бүлгәләү булмас дип беркем дә әйтә алмый. Кайбер төбәкләр, мисал өчен Төмән өлкәсендә үзләрен татар дип түгел, ә себер татары дип яздыручылар әз булмады.
Шунлыктан Ринат Закиров чираттагы Русия күләмендәге татар фольклоры фестивале “Түгәрәк уенны” нәкъ Төмән өлкәсендә үткәреп татарның күпкырлылыгын, әмма бөрбетенлеген дәлилләү өчен зур чара булачагына аеруча басым ясады. Билгеле булганча, бу фестивальнең тәүгесе быелның көзендә Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында үткән иде.
“Русия күләмендәге федераль Сабантуйны Төмән шәһәрендә үткәрү кирәклеге турында карар чыгардык. Бу чаралар себердәге туганнар белән араларны якынайтыр һәм галимнәрнең, идеологларның милләтебезне бүлгәләргә көче җитмәс дип уйлыйбыз”, диде Ринат Закиров.
Тарихчы галим Дамир Исхаков төрле төбәкләрдәге татарларның үсеш программасын әзерләү мәсьәләсе зарур дип белдерде.
“Бу программаның ике әһәмияте бар. Беренчесе, без шуның аркылы үзебезнең нинди икәнлекне күрә алабыз. Чөнки гомуми күзаллау кирәк. Икенчедән, бу программа Татарстан өчен дә әһәмиятле булачак. Чөнки безнең хөкүмәт бүген дә ничә укытучы әзерләргә, ничә мәктәп эшләргә тиеш, нинди китаплар һәм күпме чыгарырга кирәк икәнлеген белми.
Менә шул программа нигезендә без мәгълүмат туплый алыр идек. Һәм Татарстаннан торып татар дөньясы өчен нәрсә эшләргә кирәклеге ачыкланачак. Бүген без гомуми генә күз алдына китерәбез.
Бу милли аңны туплауның бер ысулы да булачак. Интеллект туплау белән милли аң күтәрү юлы. Хәтта, Русия хөкүмәте ул программаны расламаса да, без үзебез өчен файда күрә алыр идек”, ди Дамир Исхаков.
Дөнья татар конгрессының бу утырышы вакытында үткәрелгән һәм планда булган төрле чаралар, төрле эш юнәлешләре турында сүз күп булды. Тәнәфес вакытында кайберәүләр исә, чаралар күп аларның эффективлыгы, нәтиҗәлелеге турында да уйларга кирәк, дип белдерде.
11 декабрьдә әлеге җыелышка килгәннәр проблемаларны төрле төркемнәргә бүленеп барлаган иде инде. Комиссияләрнең берсе мәгълүмат чараларына багышланды. Билгеле булганча, соңгы елларда төбәкләрдәге радио-телевидениеләрнең вакытлары кимеде, газеталар да тиешенчә финансланмый.
“Масакүләм электрон чаралары киләчәктә дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Аларның проблемаларын хәл итүне ничек булса да эзләргә тиешбез дигән фикер тагын бер мәртәбә нык итеп әйтелде. Җанны иң телгәләгән әйбер, ул – финанс мәсьәләсе. Шуңа күрә, комиссиядә катнашучылар Русия һәм төбәк бюджетларына милли матбугатны яшәтү матдәсен кертергә дигән тәкъдим белән чыктылар”,
диде “Идел пресс” акционерлык җәмгыяте мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзасы Ислам Әхмәтҗанов.
Һәр комиссия, алар 7-әү эшләде, үз тәкъдимнәре белән чыкты һәм бу утырыш резолюциясенә кертелде.
Шулай ук утырышта 2009 елга эш планы да кабул ителде. “Дөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре Халыкара берлегенә Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән яңа оешмалар да кертелде.

XS
SM
MD
LG