Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаев вазифасыннан алынырмы?


Башкортстан оппозициясе премьер тирәсендәге имеш-мимешләргә ачыклык кертергә чакыра.

Инде хәбәр ителүенчә, бу атна башында Башкортстанның Сибай шәһәренең элекке ГАИ идарәсе җитәкчесе, әлеге вакытта төрмә җәзасын үтүче Нуриәхмәт Шаһиев ил президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллаган иде.

Әлеге хатында Нуриәхмәт Шаһиев 2003 елда Сибай шәһәре прокуроры Хәниф Карачуринны үтерүгә бәйле ачыклыклар кертә. Шушы җинаятьтә нәкъ менә Нуриәхмәт Шаһиевны һәм тагын ике кешене гаепләп хөкем иткәннәр иде.

Шаһиев шушы җинаятькә бәйле Башкортстанның хәзерге хөкүмәт рәисе Раил Сарбаевны да хөкем итү кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, прокурор Карачуринны үтертү өчен кешеләрне нәкъ менә Раил Сарбаев яллаган. Шул вакытта Раил Сарбаев Сибай шәһәре хакимияте башлыгы иде.

“Прокурор белән мөнәсәбәтләре кискен булуы аркасында, аның шәһәр мэры вазифасыннан төшерелү ихтималлыгы бар иде, шуңа күрә дә Раил Сарбаев безгә, куркытып-янап, Карачуринны үтерергә боерды”, дип яза Шаһиев Медведевка хатында.

Нуриәхмәт Шаһиевның хаты Россия Дәүләт Думасына Башкортстаннан сайланган депутатларга да барып ирешкән. Алар да бу хатка үзләренең аңлатмаларын биреп, тикшерү вакытында Раил Сарбаев вазифаларыннан читләштерелеп торырга тиеш дигән фикерен яңгыратты.

Электрон мәгълүмат чараларында шулай ук төрмәдә утырган Нуриәхмәт Шаһиевның хатыны Галина ханымның да фикерләре урнаштырылды. Ул да Раил Сарбаевның бу җинаятьтә катнашы булу-булмавын җентекле тикшерүне таләп итә.

Шул ук вакытта Нуриәхмәт Шаһиевның ил Башпрокуратурасына язган хаты барып җитүе дә мәгълүм булды. Моны Регнум агентлыгына Баш прокуроратураның җаваплы вәкиле Виктор Потапов белдергән. Ул әлеге хатта язылганнар буенча мөмкин кадәр тиз арада тикшерү үткәреләчәген ышандырган.

12 декабрь көнне Уфада Башкортстан Берләшкән оппозиция координация шурасының чираттагы утырышы булып үтте. Анда катнашучылар республика премьерына кагылышлы соңгы хәбәрләр уңаеннан ил президенты Медведевка, премьер-министр Путинга һәм баш прокурор Чайка исемнәренә мөрәҗәгать кабул итте.

Бу хатта Раил Сарбаевка кагылышлы соңгы гаепләр республика хакимиятләре абруена гына түгел, ә гомумән ил җитәкчелеге намусына да тап төшерә, дип әйтелә. Бу мәгълүматлар ныклы тикшерелергә һәм гаеплеләргә тиешле бәя бирелергә тиеш, дип ассызыклана Башкортстан оппозициясе мөрәҗәгатендә.

Әлеге киңәшмәдән соң, журналистлар белән аралашуда моны оппозиция шурасы рәисе Рамил Бигнов та басым ясап әйтте.

“Раил Сарбаевның ни дәрәҗәдә гаепле икәнен билгеләү иҗтимагый оешмалар эше түгел, шулай да бу хәлләргә ил җитәкчелегенең игътибарын юнәлтүне кирәк саныйбыз”, ди Рамил Бигнов.

Аның сүзләренчә, республика премьер-министрына бәйле гаепләүләрнең дөресме, әллә ялганмы булуы якын көннәрдә үк ачыкланачак.
XS
SM
MD
LG